Әхтәм абый Сөләйманов: «Авылларны саклап калу өчен, кешеләрне эш белән тәэмин итәргә, тиешенчә хезмәт хакы түләргә кирәк»

Әхтәм абый Сөләйманов  үзенә күрә бер  тыйнаклык белән тормыш йомгагын сүтә. Әйтерсең  аның тормыш юлы авыл читендәге инеш кебек салмак кына аккан да аккан. Сынаулар, зур уңышлар, югалтулар, мактаулы исемнәр дә, хәтта еллар да холкын үзгәртмәгән. 80 яшендә дә егетләр кебек пөхтә, җыйнак  һәм максатчан.  Әхтәм абыйны билгеләүче төп  сыйфатларның берсе дә – нәкъ менә максатчанлык,  тырышлык, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә  үҗәтлек тә. 

Әнә ул, унбиш яшьлек үсмер егет, җиденче сыйныфны тәмамлап, зур юл чатында басып тора. Кайсы юлдан китәргә?! Тугызынчы сыйныфка 35 чакрым ераклыкка барып укырга кирәк. Бик теләп барыр, укыр иде, аттестатында да гел «бишле»ләр генә… Ләкин атна саен ризык алып барырга, анда да каядыр фатирга кереп,  түләп торырга кирәк.  Әтисе сугыштан кайтмый, әнисенә болай да авыр.  Сөләймановларның  туган авылы – Нурлат районының Чулпан авылы – Самара өлкәсе белән чиктәш. Егет әнә шунда тракторчы-механиклар әзерли торган курсларга укырга  керергә карар кыла. «Әле сиңа – 15 кенә, 16 тулгач  килерсең», – ди директор. Укыйсы  килү теләге шултикле көчле була: Әхтәм   директор каршында елап ук җибәрә. Инде хәзер кая барырга, һичшиксез, укуын дәвам иттерәсе иде бит! Егетнең китәргә дә, бирешергә дә теләмәвен күреп, директор бары тик «бишле» билгеләренә генә укуын шарт итеп, өч айга сынау срогы белән укырга ала.

– Өч айдан соң миңа кара фуражка, костюм бирделәр. Генерал кайта диярсең, авылга шулай матур итеп кайттым, – дип искә ала Әхтәм абый. Бу аның беренче җиңүе, беренче чыныгуы була. «Ни генә булмасын, нинди генә авырлыклар, каршылыклар тумасын,  башлаган эшне ахырына хәтле җиткерү тормышымның девизы булды», – дияр  ул, еллар узгач.

Ә әлегә 16 яшьлек егет, 60 чакрым юлны  җәяү үтеп, туган авылы Чулпанга тракторчы булып эшкә  кайта.

17 яшьтән генә рөхсәт ителсә дә, 16 яшендә үк тракторчы булып эшли башлый ул. Монда да бер очрак ярдәм итә. МТС бетеп, тракторчыларны колхозларга билгелиләр, анда исә синең яшенне кем карап тора, эшлә  генә.

Көзгә әнисен бер тонна ашлык алып куандыра ул. Ул чор өчен моннан да зур дәүләт була аламы?! Хәер, авыл кешесе өчен икмәкнең бәясе һәрчак югары. Хезмәт юлын тракторчы булып башлап, колхоз, район, республика күләмендәге җитәкче постларда  эшләсә дә,  икмәк кадерен, аның бәясен беркайчан да онытмый Әхтәм абый. Җирдән, туган нигездән дә аерылмый. Туган авылы Чулпанны саклап калучы кеше дә ул. Улы Рәис Сөләйманов белән авылга караган чәчүлек җирләрне алып эшкәртәләр, фермалар төзиләр. Авыл халкын эшле, ашлы итәләр. Инвесторлар турында төрле фикерләр ишетергә туры килә, әлеге  очракта исә «үзебезнең егетләр» дип ышаныч белән каршы алалар аларны. Сөләймановлар ышанычны аклый.

– Авылларны саклап калу өчен, кешеләрне эш белән тәэмин итәргә һәм тиешенчә хезмәт хакы түләргә кирәк. Элек колхозлар чорында кешеләрне күбрәк кайгыртканнар дигән фикер белән бик килешмим. 30 градус салкында җылытылмаган кабинада тракторда эшләүне кайгыртучанлык дип булмый. Чит илләрдә  нинди тракторлар җитештергәннәрен күрәбез хәзер. Менә бу – кайгыртучанлык!  Советлар Союзының таркалуын, ул чордагы тәрбиянең бетүен зур югалту дип саныйм, ә менә  колхозларга килгәндә, аларын оештыру үзе үк ялгыш булган. Авылларның бетүенә колхозлар таралу гына сәбәп түгел, – ди Әхтәм абый.

Әхтәм Сөләйманов – туган җиренең игелекле улы гына түгел, тормыш иптәше Талия ханым туган Аксубай районының Яңа Дума авылында да булдыклы, ярдәмчел кияү атын алган егет. Талия ханым белән  Яңа Дума авылында зур буа – плотина ачылышында очрашкан идек без. «Талия буасы» дип исем кушты  аңа думалылар.

– Авылдан мин 14 яшемдә киттем. Кияүгә чыккач, Әхтәмне чит өлкәгә эшкә билгеләделәр дә бөтенләй Татарстаннан ук китеп бардык. Әй, ул туган авылны сагынулар… Күңелемнән елга буйларын, тау итәкләрен мең кат әйләнә идем… Кире әйләнеп кайтканнан соң туган җиремне күреп, куанып бетә алмадым. Әле дә ул вакытлар искә төшсә, күзләремә яшьләр килә. Плотинага минем исемемне бирү җаваплылыкны тагын да арттыра. Тирәсенә тирәкләр утыртасы, ял итеп утырырга эскәмияләр ясыйсы килә. Монда чишмә дә бар, аны да матурлап, рәтләп куйсаң, халыкка ял итәргә бер дигән урын булыр иде, –  дип сөйләде ул вакытта Талия ханым. Агачлар да утыртканнар, чишмә дә каралган, ял итү урыны да ясаган Сөләймановлар, тик менә Талия ханым гына күптән түгел вафат булган. Авыр туфраклары җиңел булсын, кылган яхшы гамәлләре үзенә дога булып барып торсын.

Әхтәм абый белән Талия апа бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының кайгыртучанлыгын тоеп яши Әхтәм абый. Хәер, Талиясе дә   гел аның янәшәсендә  кебек.  Бакча тутырып, ул утырткан гөлләр чәчәк аткан…

 

Зөлфия Хәлиуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү