Күпердән суга төшеп киткән машинадагы ике кеше үлгән

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Актаныш районының Татар Ямалы авылы янында йөк машинасы суга төшеп китә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «УАЗ» фургонының йөртүчесе идарәсен югалткан, шуннан соң автомобиль күпердән Агыйдел елгасына төшеп киткән һәм бата башлаган.

Бу вакытта машинада дүрт кеше булган. Аларның икесе автомобильдән чыгып өлгергән, ә тагын бер пассажир һәм шофер салонда калган. Батып үлгән 38 һәм 39 яшьтәге ир-атларның мәетләрен, елгадан чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.

 


Фикер өстәү