Путинның коронавирустан кабат прививка ясатуы турында әйттеләр

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның COVID-19 инфекциясеннән ревакцинацияне әлегә узмаганлыгы турында сөйләгән.

Кремльнең рәсми вәкиле әйтүенчә, Путинның антитәнчекләре күп әле, алга таба ул табибларның киңәшләрен тотып эш итәчәк. Журналистлар Песковтан Президентның прививканы кабат ясату-ясатмавы турында сорашкан, чөнки 14 октябрьдә дәүләт башлыгының вакцинация узуына ярты ел була икән.
Исегезгә төшерәбез: Путин 30 июньдә узган “Туры эфир” барышында Россиянең “Спутник V” вакцинасы белән прививка ясатканлыгы турында сөйләде.


Фикер өстәү