1990нчы еллар рекордын уздырдык: үлем-китемнәр саны кискен арта, туучылар саны кими

 Россиягә әлегә ут бетү янамый. Куркыныч башка яктан китереп кабыргага төртә: ил халкы кискен темплар белән кырыла. Демографик упкын турында без беренче тапкыр гына язмыйбыз, әмма Росстатның яңа игълан иткән саннарына игътибар итми калып булмый.

Үлем-китемнәр саны кискен темплар белән үсә, туучылар саны бик нык кими. Җомга көнне Росстат быелның гыйнвар – август айларында 1 миллион 523 мең кешенең якты дөнья белән бәхилләшүен хәбәр итте. Кешеләр узган ел да күп үлгән иде, тик быел үлүчеләр саны 18,5 процентка үскән. Кеше исәбенә күчергәч, 238 мең дигән сан чыга. Үткән елның сентябреннән быелның августын кертеп (12 айда) вафат булучылар 2 миллион 360 меңгә җиткән. Мондый тискәре рекорд советтан соңгы чорда 2003 елда куелган булган. Тормыш бик авыр булган, чор белән чор кисешкән 1990 елларда да кешеләр алай ук күп үлмәгән. Ә бит рекордлы инфляция һәм масскакүләм эшсезлек дәвере булган ул елларда бик күпләр өметсезлеккә бирелгән иде. Ул унъеллыкта үлем рекорды 1994 елда куелган: бер елда 2 миллион 300 мең кеше дөньяны калдырган. Мең кешегә 15,7 үлем очрагы туры килә хәзер. Бу –  соңгы 15 елның иң югары коэффициенты. Быелның август аенда гына да 208,4 мең үлем теркәлгән. Бу 2020 ел августыннан өчтән бергә күбрәк. Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, үлем очраклары артуның 81,7 проценты  COVID-19 белән бәйле.

Росстат  августтагы 49,3 мең үлемне коронавирус белән бәйли. Шуларның 43,5 меңенең төп сәбәбе – COVID-19. Бу язгы ковид белән бәйле үлемнәрдән ике тапкыр артыграк.

Туучылар саны 1 процентка кимегән. 12 айда 1 миллион 426 мең бала туган. Бу – 2002 елдан соң минимум. Нәтиҗәдә халык саны алдагы ел белән чагыштырганда 1,7 тапкыр зуррак тизлек белән кимегән. Россияле гаиләләр бала табарга теләми. Бары тик бер россияле хатын гына, төрек бизнесмены белән гаилә корып, 100 бала тудырып үстерергә планлаштыра. Хатынга – 24, иргә – 55 яшь. 24 яшьлек Кристинаның инде 22 баласы бар. Дөрес, ул аларны үзе тапмаган, суррогат әниләрне эшкә җиккәннәр. Менә шул ысул белән балалар санын йөзгә тутырырга ниятлиләр икән. Болай эшләргә ярамый, әлбәттә. Гадәти ысул белән һәр гаилә 3–4 бала табып үстерсә дә, демография төене чишелер иде.

Халык бигрәк тә авылларда кими бит инде. Нәтиҗәдә сөрелмәгән җирләр миллионлаган гектарлап арта. Аптырагач, федераль хөкүмәт 1 миллион гектар җирне Үзбәкстанга арендага бирергә булган. Үзбәкләр ашлыкны монда үстереп, үз илләренә ташырга телиләр. Мәскәүнең ниятен губернаторлар да күтәреп алган. Алар аренда җирен миллион гектардан да арттырырга вәгъдә итәләр. Рус милләтпәрвәрләре бу уңайдан социаль челтәрләрдә тавыш кубарды. Ярты Кырым җире кадәр җир китә, дип аһ итәләр. Әмма авылга кайтып чәчәргә-урырга теләүчеләр күренми.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү