Путин коронавирустан икенче прививканы ясаткан

Россия Президенты Владимир Путин беренче прививканы март ахырында ясаткан иде.

 Россия Президенты Владимир Путин бүген коронавирус инфекциясеннән икенче укол кадатуын белдергән. Беренче прививка аңа өч атна элек ясалган иде.

– Менә хәзер, бу залга керер алдыннан гына, үземнең дә икенче прививканы ясатуым турында әйтәсем килә. Барысының да әйбәт буласына ышанам. Ышанам гына түгел, моңа иманым камил, – дигән Президент Рус географик җәмгыяте утырышы вакытында.

Путинның  беренче прививканы 23 март көнне ясаткан иде. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, прививкадан соң Президент үзен яхшы хис иткән. Әмма ул дәүләт башлыгының Россиядә уйлап табылган 3 вакцина арасыннан кайсына өстенлек бирүен әйтмәгән.

Соңыннан Путин коронавирустан прививканы камералар һәм журналистлар алдында ясатырга теләмәвен “маймылланасы килмәве” белән аңлаткан.


Фикер өстәү