Казанның “Ривьера” кунакханә комплексы яны танымаслык булып үзгәрәчәк

Буш урынны тутырырга бер яхшы архитектор кирәк. Казанның “Риевьера” кунакханә комплексы тирәсендәге 9га якын мәйданлы территориядә ни булачагын халыкара бәйгедән соң беләчәкбез.

Казанны кабаттан матурлыйбыз. Бу юлы Сибгат Хәким урамы, “Ривьера” кунакханә комплексы территориясе, Казансу елгасы акваториясе һәм булачак парк белән чикләнгән 8,9 га мәйданлы участокны. Шушы урында Казанның үзенчәлекләрен чагылдырырдай яңа объектлар пәйда булачак. Әмма моның өчен үз архитекторларыбыз көче генә җитми, халыкара дәрәҗәдә уздырылачак бәйгедә җиңеп чыккан автор гына булдыра алачак. Бәйгенең приз фонды – 8,1 млн сум. Гаризалар 1 июньгә, ә проектлар – 24 июньгә кадәр кабул ителә. Бәйге “Kravt” компанияләр төркеменә керүче «Таткравтинвест» Җәмгыяте башлангычы белән уздырыла.

– Бу территорияне кабатланмас итәсебез килә. Ул безнең күпмилләтле шәһәрдә яшәвебезне дә, Казаныбызның башка үзенчәлекләрен дә  чагылдырырга тиеш, – диде Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Биредә концерт залы булган күпфункцияле комплекс, шулай ук ике кунакханә, офислар, ритейл, кунакханә сервис резиденцияләре барлыкка киләчәк дип фаразлыйлар. Бәйге шартлары буенча бу территориядә торак төзелеше каралмаган.


Фикер өстәү