Ведомство җитәкчелеге тарафыннан тикшерүләр үткәрелгәннән соң шундый карарга киленгән.
Россия Президенты Росгвардиянең 5 генералын хәрби хезмәттән җибәргән. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт буенча комитеты башлыгы Александр Хинштейн Telegram каналында хәбәр иткән.
Росгвардиянең эштән җибәрелгән дәрәҗәле офицерлары арасында – генерал-лейтенант Алексей Беляков (Элемтә баш идарәсенең элекке җитәкчесе); генерал-майор Владимир Купавский (Росгвардиянең Пермьдәге институты элекке башлыгы); генерал-лейтенант Николай Рябчиков (Шәхси составлар белән эшләү буенча баш идарәнең элекке җитәкчесе) һәм генерал-лейтенант Вячеслав Савкин (Финанс-икътисад департаментының элекке башлыгы).
Моннан тыш ведомство директоры урынбасары генерал-лейтенант Юрий Бабкин һәм Росгвардиянең Килешүләр- хокук департаменты башлыгы генерал-майор Александр Школьников эшеннән азат ителгән.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, генераллар ведомство җитәкчелеге оештырган тикшерүләр нәтиҗәсендә зыян күргән. Бу, лаеклы ветеран Юрий Бабкиннан кала, югарыда телгә алып үтелгән барлык офицерларга кагыла.