Рөстәм Миңнеханов генерал-лейтенант Николай Демидовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

Аның эшчәнлеге – үсеп килүче буын өчен үрнәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 1978-1983 еллардагы эчке эшләр министры, СССРның 1983-1991 еллардагы эчке эшләр министры урынбасары, генерал-лейтенант Николай Демидовка мемориаль такта ачу тантанасында шулай диде.

Истәлек тактасын генерал-лейтенант яшәгән Зур Кызыл урамы 17 нче йортта ачтылар. Тантана аның туган көне алдыннан булды. Исән булса, аңа 90 яшь туласы иде.

– Николай Демидовның хезмәт биографиясенең 20 елы Татарстан белән бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төрле вазыйфаларда эшләгәндә, ул оештыру сәләте, кискен проблемаларны хәл итүдә кешеләрне берләштерү осталыгы белән аерылып торды. Николай Иван улының оештыру таланты эчке эшләр министры вазыйфасында аеруча ачык күренде, ул аны 6 ел дәвамында башкарды. Аның җитәкчелегендә ТАССР Эчке эшләр министрлыгы 1981 елда СССРда иң яхшысы дип таныла.  Аның Татарстан һәм бөтен илебез хакына армый – талмый эшләве үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Николай Демидов безнең республика халкы, хезмәттәшләре һәм туганнары хәтерендә мәңге калачак.

Искәртеп үтик: Николай Иван улы Демидов 2021 елның 6 октябрендә Мәскәүдә вафат булды. Аңа 88 яшь иде. Николай Демидовны туган ягында – Лаеш районында җирләделәр.

 

 

 


Фикер өстәү