Бүген иртәнге сәгать унда Аэрофлот компаниясенең Хабаровскидан Мәскәүгә очучы Boeing 777 очкычы пассажирның үзен начар хис итүе аркасында Казан аэропортына төшеп утырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Агентлыкка әлеге мәгълүматны «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин раслады.
«Пассажирның хәле начар булу сәбәпле, очкыч мәҗбүри рәвештә утыртылды. Борт аннан инде маршрут буенча хәрәкәтне дәвам итте», — диде Гадел Гатауллин.
Хәле начарланган пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, аңа ашказаны җәрәхәте диагнозы куелган.