Очучы самолет штурвалы артында вафат булган

Новокузнецкидан Санкт-Петербург шәһәренә очучы самолет, экипаж командирының хәле начараю сәбәпле, Омск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Пилот медицина ярдәме күрсәтелгәнче җан тәслим кылган. Бу хакта “РИА Новости” өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Бу хәл кичә, Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 40 минутта булган. Ашыгыч медицина ярдәменең реанимация бригадасы самолет төшеп утырырга 10 минут кала аэропортка килеп җиткән. Кызганычка, медиклар кулына тапшырылганда, очучы инде үлгән булган.
Омскига төшеп утыру турында карарны самолетның икенче очучысы кабул иткән.


Фикер өстәү