20 ел дәвамында Boeing Россиягә очкычлар сатмаячак

Сәбәбе – Украинадагы хәрби низаг.

Boeing Россиягә 2041 елга кадәр самолетлар сатудан баш тарткан. Американың авиатөзелеш концерны быел безгә 1,5 мең очкыч сатуны планлаштырган булган.

Компания Россиянең Украинада махсус хәрби операция алып баруы сәбәпле шундый карарга килгән. Boeing инде март аенда ук яңа лайнерлар һәм запас частьләр җибәрүдән туктаган.

Гомумән, Boeing дөньяның төрле илләренә очкычлар сатуны 5 процентка киметеп, 41,1 меңгә калдырган. Кытай буенча план да киметелгән – 8485 очкыч. Узган елдагыга караганда 200гә кимрәк бу. Кытай безгә шуның кадәр үк санда Airbus сатарга ниятли.

Моңа кадәр вице-премьер Юрий Борисов санкцияләр шартларында Россиядә Boeing һәм Airbus очкычларыннан 5 ел дәвамында хәвеф-хәтәрсез файдаланырга мөмкин булачагын әйткән иде. Әлегә бу самолетлар ил эчендә оча.


Фикер өстәү