Татарстанда 70 яшьлек ханым сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап китеп янып үлгән

Чаллының Сөембикә проспектындагы 58/41нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр тугыз катлы йортның бишенче катында урнашкан өч бүлмәле фатирның залында мебель һәм әйберләр януын ачыклаган.

Янгынны сүндергән вакытта диванда 70 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана – хатын-кыз өендә тәмәке тарткан һәм төпчеген сүндермичә йоклап киткәндер, мөгаен.

 


Фикер өстәү