Бер ир 6 айлык сабыйны коляскасыннан урлап машина астына ташланган

Сабыйны әнисе белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Ир алты айлык сабыйны коляскасыннан урлый һәм аның белән узып баручы машина өстенә ташлана.

Тамбовның Октябрь районында 34 яшьлек хатын улы белән урамда йөргән була. Җәяүлеләр кичүендә 51 яшьлек ир сабыйны эләктереп ала һәм светофорда торучы Skoda янына йөгерә.

Машина йөртүчеләр адекват булмаган ирне йодрык белән акылга утыртырга булалар. Сабый әнисе белән ашыгыш ярдәм машинасында хастаханәгә озатыла. Балага рентген ясаганнар һәм өйләренә озатканнар. Бәхеткә, аның сәламәтлегенә зур зыян килмәгән.

Баланы урларга омтылган ирне кулга алганнар, хәзер аңа психиатрия экспертизасы үткәреләчәк.


Фикер өстәү