Стандартлаштыру һәм метрология үзәгенә 120 ел тулды

1 октябрьдә “Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге” федераль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре оешмага нигез салынуга 120 ел тулуны билгеләп үтә.

1899 елның июнендә бөек галим һәм дәүләт эшлеклесе Дмитрий Менделеев башлангычында “Үлчәүләр турында нигезләмә” кабул ителә. Ул дәүләт метрология хезмәте оештырылуга һәм Россиянең зур шәһәрләрендә тикшерү палаткалары ачуга нигез сала. Шулай итеп, 1902 елның 1 октябрендә Казанның 16 нчы тикшерү палаткасы оештырыла. Татарстанның метрология хезмәте тарихы нәкъ менә шушы көннән башлана.
Бүген Татарстан Стандартлаштыру һәм метрология үзәге – Казанның 16 нчы тикшерү палаткасы дәвамчысы – Росстандартның иң зур төбәк үзәкләреннән берсе. Биредә югары квалификацияле 300 белгеч һәр көн саен үлчәүләрнең бердәмлеген һәм илебез продукциясенең сыйфатын, көндәшлеккә сәләтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән гаять зур эш башкара.
Үзәк хезмәтеннән Татарстан, шулай ук илнең кайбер төбәкләреннән 30 меңнән артыграк юридик һәм физик зат файдалана. Зур сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу. Үзәк аларга продукцияне стандартлаштыру, метрология һәм сынау буенча күп кенә хезмәтләр күрсәтеп килә.

Моннан тыш үзәк белгечләре оешмаларга метрология, стандартлаштыру һәм техник җайга салу мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтә, сынау җайланмаларын аттестацияләү, техник һәм проект-конструкторлык документларына метрологик экспертиза ясау эшләрен башкара. Учреждение хезмәткәрләре предприятиеләрне дәүләт стандарт үрнәкләре белән тәэмин итә, лабораторияләрдә үлчәүләрнең торышын бәяли.

Үзәк озак еллар буе “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасын тормышка ашыруда лидер булып тора. Моның өчен ул бик күп бүләкләргә ия булды. Татарстан Республикасының сыйфат буенча төбәк комиссиясе эше нәтиҗәсендә конкурста Татарстаннан 8500 дән артыграк товар катнашты. Шуның 3 меңнән күбрәге лауреат исеменә лаек булды.

“Безнең төп бурыч – үлчәүләрнең бертөрлелеген һәм төгәллеген тәэмин итү, кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклау, сыйфатлы, имин, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә ярдәм итү”,– ди Стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрит Туктаров.


Фикер өстәү