6 бала белән урамда калган гаилә: «Хәзер безгә өр-яңадан тормыш башларга кирәк»

Арча районының Иске Җөлби авылында яшәүче Шерметовлар гаиләсендә янгын чыга. Ут бер нәрсәне дә калдырмый. Күп балалы гаилә урамда кала. Шерметовлар алты бала үстерә. Олы уллары армиядә, ике балалары Казанда белем ала, 2 се мәктәптә укый, кечкенәләре бакчага йөри.

– Хәзер безгә өр-яңадан тормыш башларга кирәк. Үзебез генә йорт сала алмаячагыбызны беләбез. Зинһар, безгә ярдәм итсәгез иде. Изге күңелле кешеләрнең барлыгына ышанам мин, – ди кызлары Гөлшат. – Без нинди ярдәм булса шуңа риза. Кием-салымнар бирсәгез дә, рәхмәтле булыр идек.

Шерметовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Шерметова Гөлшат Юлдаш кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4279 3806 3154 2356, Тинкофф картасы номеры: 5536 9140 3051 5476.

Карталар 89053718589 телефон номерына беркетелгән.


Фикер өстәү