6 кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә исән калган паccажир вафат

Кичә Чистай районындагы коточкыч юл һәлакәтендә исән калган пассажир вафат. LADA Largusтагы 7 кеше, шул исәптән алты яшьлек бер бала һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез, «Лада Ларгус» машина йөртүчесе машина белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыг һәм «Россия почтасы» йөк машинасы белән бәрелешә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә ике автомобиль дә янган.

Янгын җиңел машинада газ баллоны куелу аркасында килеп чыккан. Йөк машинасын йөртүче һәм аның пассажиры зыян күрмәгән.


Фикер өстәү