6 кеше үлеменә китергән коточкыч юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды

Казан – Оренбург трассасында «Лада» белән йөк машинасы бәрелешеп алты кеше һәлак булганнан соң, Тикшерү комитеты “Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

«Лада» машинасын йөртүче пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән һәм аның хезмәте куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган.

Тикшерү дәвам итә, бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр итте Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Алексей Матренин.

Элегрәк «ВТ» Татарстанда җиңел машина һәм йөк машинасы катнашында коточкыч юл һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде. Авариядә исән калган бердәнбер кешене санавиация вертолеты белән хастаханәгә озаттылар.

 


Фикер өстәү