Чистай районында җиңел машина белән «Россия Почтасы»ның йөк машинасы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, алты кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәте Татар Сарсазы авылы янында булган. Лада-ларгус пассажирлары (алар арасында 6 яшьлек бала да булган) машина эченнән чыга алмый һәлак була, йөк машинасы йөртүчесе генә исән калган — аны Чистай хастаханәсенә озатканнар.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.