Көчле юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше үлгән

Бүген, 19 июльдә, Башкортстанның Уфа-Оренбург автомобиль юлының 196 нчы чакрымында Ford Focus һәм Лада Ларгус бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше үлгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 36 яшьлек Ларгус машинасы йөртүчесе, 62 яшьлек һәм 70 яшьлек пассажирлары һәм 30 яшьлек Ford Focus шоферы.

Тагын өч кеше хастаханәгә китерелгән.

Прокуратурада «Лада Ларгус» автомобилен йөртүче легаль булмаган рәвештә пассажир ташыган дигән фикердә. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Исегезгә төшерәбез, кичә шулай ук көчле авариядә 4 кыз һәлак булган иде.

Бүген иртән 4 кызны бәрдереп үтергән 23 яшьлек егет: «Кылган гамәлләрем өчен үкенәм»


Фикер өстәү