Бүген иртән Башкортостанның Дүртөйле — Нефтекамск автомобиль юлының 61нче чакрымында юл һәлакәте булган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең башлангыч мәгълүматлары буенча, бензин ташучы «КамАЗ», «Ford Focus» һәм «Skoda Octavia» машиналары бәрелешкән.
— «Ford» машинасынының ике кешесе һәлак булган. Шулай ук, әлеге авариядә зыян күргән ике кеше бар. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, мәгълүматлар соңрак билгеле булачак, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсендә.