Бер юл һәлакәтендә 6 машина бәрелешкән

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Башкортостанда куркыныч юл һәлакәте булган.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, Бәләбәй — Николаевка — Туймазы — Бакалы юлының 63нче чакрымында «ВАЗ-2112» һәм «Ford Focus» бәрелешкәннәр. Чит ил машинасы моннан соң юлдагы «Lada Kalina», «Renault Logan» һәм «Skoda Octavia» автомобильләренә дә барып бәрелә. Соңгысы, шулай ук, тагын бер «Lada Kalina» машинасына да тиеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек «ВАЗ-2112» йөртүчесе һәм аның пассажиры зыян күргәннәр, шулай ук «Ford» салонында булган пенсионер имгәнгән.


Фикер өстәү