Чаллыда алты машина бәрелешкән авариядә бер кеше һәлак булган (ВИДЕО)

Чаллыда фура, җиңел һәм урман ташучы машиналар катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.

«Бүген шәһәргә керү юлындагы күпердә фура, КАМАЗ» йөк машинасы һәм тагын берничә җиңел машина, кимендә алты машина, бәрелешкән», – дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә урман ташучы машина кабинасында кысылып калган йөртүче һәлак булган.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191753/


Фикер өстәү