Равил Сабыр турында Факил Сафин: «Үзе дә, әсәрләре дә – парадокс!»

Равил Сабыр – үзенчәлекле каләм иясе. Аның исеме матбугатта беренче мәртәбә үткән гасырның 90 нчы еллар башында күренә башлады. Чаллыда ул чакта «Таң йолдызы» газетасы халык арасында зур популярлык казанды. Бөтен Татарстан буйлап тарала иде, авторлары – татарның иң абруйлы шәхесләре.

Шушы газетада күзгә еш күренгән исем – Равил Сабиров. Үзгәртеп коруга кагылышлы, социалистик җәмгыятьнең «сызлавык»ларын, колхоз строеның кимчелекләрен ачып салган аналитик мәкаләләре чыгып кына тора. Нык куллы, «пешеп» җиткән журналист дип күз алдына китерә идек без авторны. Минзәлә районы Наратлы Кичү авылыннан ул. Бу кеше партком секретаре булып, идеологик эштә «чие» чыккан яисә мәктәптә тарих укытадыр, дип уйлашабыз. Журналист булып китмичә, авылда әрәм булып ята, дип әрнеп сөйләшкәлибез дә хәтта редакциядә. Берзаман билгеле була: Равил Сабиров 10 нчы сыйныф егете икән. Мәктәп баласы безне яңача яшәргә өйрәтә икән бит, көләрсең дә еларсың да. Язу куәсе, фикер йөртүе – дөньяның ачысын-төчесен күргән өлкән кешенеке үзенең – парадокс!

Инде ул еллардан соң шактый вакытлар үтте, Равил язмышына кагылышлы парадоксларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде, ярата ул аларны. Кыскача гына әйткәндә Равил  ул – үзе парадокс. Тормышта да, әдәбиятта да дип ачыклык кертеп тә куярга кирәктер.

Равил 1990 елда Казан университетының журналистика факультетына укырга керде, 1991 елда «Хулиган» исемле беренче хикәясе басылып чыкты. Казан, андагы иҗади яшьләр мохиты (беренче нәүбәттә Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәйләрне һ.б. күздә тотам) килеште Равилгә. Студент елларында ук «Идел», «Чаян», «Татарстан яшьләре»ндә хикәяләре басылып торды. Ул – бер дигән хикәяче, драматургиягә керешеп киткәч, бераз ачуланып та йөрдем әле үзенә. Әмма аның табигатенә артистлык оеткысы да мулдан салынган, сөйли башласа, авызына каратып кына тора, һәр хикәяте бер интермедиягә әверелә. Иң кызыгы: ул сөйләгәннәр хәтердә кала. Драматургиягә атлыгып торуы шуннан киләдер инде, югыйсә прозада ул бүген ат уйнаткан әдип булып таныласы иде дә соң. Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурста «Фәхрине үтереп ташладылар»  романы белән катнашып, җиңүчеләр рәтенә керүе – минем бу фикеремнең дөреслегенә тагын бер дәлил.

Равил Сабырны драматург итеп дөньяга чыгарган әсәр, әлбәттә, Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренә нигезләнеп, Гаяз Исхакыйның «Татар гакылы» хикәясен кулланып язылган «Яшел һәм кызыл» драмасы булды. Кыюлык дип кабул ителгән әсәрне Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәгә яшь режиссер Булат Бәдриев 2007 елда куйды. «Хәят» исеме белән куелды ул. Яшьләргә фатиханы театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов бирде. Аның бу гамәле театр сөючеләр тарафыннан мактауга лаек дип табылды.

Авторның мин кулъязма рәвешендә үк укып чыккан иң беренче сәхнә әсәре исә  «Земфирәкәй, сылуым, аппагым» драмасы иде. Бу әсәрдә хәзерге көн өчен актуаль проблемалар күтәрелсә дә, 2004 елда уздырылган «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә бу иҗат җимеше белән катнашып, Равил Сабыр лауреат исеменә лаек булса да, нигәдер пьеса зур театрлар күзеннән читтәрәк калды. Парадоксмы? Парадокс! Ә менә халык театрлары яратты, чөнки анда пафос юк, кылану юк, ә халык күңеленә бик тә якын, аңлаешлы әрнү, сызлану бар. «Теләк» пьесасында исә («Яңа татар пьесасы – 2007» бәйгесендә җиңгән әсәрләрнең берсе) яшьләрнең тормышны шаяру итеп кабул итүләре, моның көтелмәгән хәлләргә китереп җиткерүе тасвир ителә. Монда «теләк» сүзен төрлечә аңларга була. Теләк – максатка юл, теләк – булдыруга омтылыш, теләк – уен, теләк – азгынлану… Әйтик, уйнап кына башланган эшнең яшь кешене азгынлыкка юл ачуы, намус-вөждан мәсьәләләре, аерым хәлләрдә кеше булып калуның никадәр катлаулы һәм авыр икәне күрсәтелә.

Ә инде Равилне чын драматурглар рәтенә куйган, чын мәгънәсендә киң катлау укучыларга (тамашачыларга) таныткан әсәр  – «Абага алмасы ачы була» драмасы. Аның хакында күп язылды, ел саен «Татарстан – Яңа Гасыр» каналыннан күрсәтәләр, ә халык, һаман заллар тутырып, шушы спектакльне карарга театрга килә. Менә сезгә тагын бер парадокс. Хәер, караган саен, үзең өчен яңа ачышка ия буласың бу әсәрдә.

Бу спектакльне караганда, берничек тә битараф кала алмыйсың, чөнки монда җәмгыятьнең нинди булуына карамастан, кешенең чынлыгы күрсәтелә. Насыйбулланың чынлыгы аның күңелендә яшерелгән, аның бу чынлыкны берәүгә дә бирәсе килми. Насыйбулла – совет җәмгыяте корбаны, сугышның исән калган корбаны. Сугыштан соң җәмгыять шактый үзгәрсә дә, ул – бүген дә корбан. Чөнки Тахаулар, Локманнар, Лариса Мирзагитовналар аны шәхес дип түгел, ә бер җан асраучы дип кабул итәләр. Тагын шушы чынлыкны ачып күрсәтергә бик нык теләгән журналист егет Айбулат та бар әле. Гомере буе паспортсыз яшәгән бабай – журналист өчен зур табыш, әлбәттә. Тик Насыйбулла белән сөйләшү барышында ул шушы чынлыкны күрә һәм аның шуны башкаларга да күрсәтәсе килә. Ә менә күрсәтергә ирек бирмәүләре – анысы инде безнең бүгенге җәмгыятьнең чынлыгы.

Тамашачы, шушыны аңлап, Насыйбулланың гына түгел, безнең барыбызның да фаҗигабезне аңлап тетрәнә. Һәркем үзенең гаиләсендә Насыйбулла булуына ышана башлый, һәм ул чынлыкта да шулай. Азмыни бездә репрессия чорларында кулга алынып кайтмаган, сугыш елларында хәбәрсез югалган кешеләр? Җәмгыятьтәге соңгы үзгәрешләр чорында күпме кеше үз-үзен югалтты?! Бернинди паспорт ярдәмендә дә таба алмадылар үзләрен! Шуңа күрә Насыйбулланың паспорты ул –аның шәхесе, ул аның чынлыгы. Шуңа күрә аңа бернинди паспорт та, пенсия дә кирәкми.

«Абага алмасы ачы була» – көчле публицистика белән сугарылган бик катлаулы, тирән эчтәлекле драматик повесть. Мондый әйберне сәхнәгә чыгару – бик катлаулы эш. Геройлар өстендә һәрвакыт гильотина пычагын хәтерләткән рәшәткә эленеп тора. Ул теләсә кайчан аларның башларына килеп төшәргә мөмкин. Бу – җәмгыятьнең тотрыксызлыгын, аның һаман да корбаннар эзләвен аңлата торган символ.

Режиссер Фаил Ибраһимов бу драманы юкка гына Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»е белән чагыштырмый торгандыр. «Абага алмасы ачы була» сәхнәгә куелганнан соң, татар әдәбияты, театр сәнгате тагын бер үлемсез геройга баеды, дип ышанасы килә. Ә татар дөньясы тагын бер кабатланмас актерның барлыгына инанды. Ул – Насыйбулла ролен башкарган Рафил Сәгъдуллин, бу спектакльне аннан башка күз алдына китереп булмый.

Аның берничә репликасын тамашачылар дәррәү кул чабулар белән каршы алдылар. Димәк, артист тамашачыны шушы халәткә китереп җиткерә алды. Бу – бик зур осталык сорый торган әйбер. Һәм инде журналист егет Айбулат бу сөйләшүдән соң җәмгыятьнең беркайчан да бу кешеләр, бу корбаннар алдында гафу үтенмәсен аңлап кайтып китә. Насыйбулла бабайга язган хатында ул аның алдында гафу үтенә, ягъни чын шәхескә әйләнә. Шуның белән Айбулат та бу җәмгыятьнең корбанына әверелә, чөнки ул язган мәкаләсен бастырып чыгара алмый… Аңлаган кешегә бик зур гыйбрәт алырга мөмкин бу спектакльдән.

Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты, 

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты

 


Фикер өстәү