«Факил абый йоклыймы икән?»

Җир сәфәренә чыккан адәм баласының һәрберсенә дә биек тауның башларына менү, тузганак чәчәгеннән шигъри такыяләр үрү, саташып аткан таңнарны абайлау, былбыл оясындагы аһәңне ишетү сәләте бирелмәгән. Күңел күзе һәм йөрәге гамь белән тулганнарны гына Аллаһы Тәгалә әлеге могҗиза белән бүләкләгән.

Каләмем гади генә итеп, үзебез эндәшергә гадәтләнгәнчә, «Факил абый» дип язып китәргә ниятли. Рәсми итеп, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, прозаик Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин» дип яза башласам, нидер җуела төшәр шикелле… Гадилеге, кешелеклеге белән галилеккә ирешкән шәхес. Иҗатта да, иҗтимагый тормышта да кайнап яшәгән, кайберәүләр ике гомер яшәп тә башкарып өлгермәс бихисап эшләр белән таң калдырган, гаҗәеп оештыру сәләтенә ия булган җәмәгать эшлеклесе. «Укытучылар ашый микән?» дигән мәгълүм шаян гыйбарәне аз гына үзгәртеп, «Факил абый йоклый микән?» дип куярсың. Әйтерсең, аның өчен тәүлектә 24 түгел,  34 сәгать… Әдәбият киштәсендә – саллы-саллы романнар, повестьлар, шигырьләр. Алар исә төн йокысын һәм тәүлекләрне генә түгел, айлар-елларны урлый. «Саташып аткан таң» әсәрен генә мисалга алсак та, әлеге романны язар өчен түгелгән күз нурларының бәһасен бәяләп бетерә алмабыз. Халкыбызның фаҗигале үткәнен, Әхмәтсафа Дәүләтьяров кебек катлаулы язмышка ия шәхесләрен тарихи чынбарлыкка хилафлык китермичә, укучыны ышандырырлык, шул ук вакытта аның аңын ачып, айнытып җибәрерлек итеп сурәтләү өчен никадәр эзләнү, архивларны айкау, үз фикереңне дәлилләп бирә белү таләп ителә!.. Тарихны бел, аннан сабак ал, хаталарны кабатлама, дигән кисәтүле җан авазы язучының һәр әсәрендә диярлек – «Соңгы көз» булсынмы, «Шәүлә»ме, «Биек тауның башларында» әсәреме ул, укучылар кулында тузып-таушалып беткән (димәк, бәхетле китап!) «Гөлҗиһан» повестемы – кызыл җеп булып сузылып бара. «Бу җанымны учак итеп яктым – Җылы тойсын каен бөресе!» – дип, туң дөньяны җылытырга теләп язылган затлы-затлы шигырьләрдә дә шушы ук гамь. Кеше булып туып, тәү тапкыр тәпи атлап киткән көннәреңнән – син олы җиһанның да, кече ватанның да газиз баласы. Әманәт итеп бирелгән туган телеңне, туган җиреңне саклау, җирдәшләреңә таяныч булу, кулыңнан килгән кадәр игелек эшләргә омтылу – синең бурычың… Факил абыйның «Исәнме, кеше!» шигыре язылу тарихы турында сөйләгәне бар. Җәяү кайтып барганда, чирәмдә тәпи йөрергә өйрәнеп кенә килүче сабыйны күреп язылган шигырь ул:

Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм.

Якты дөньяга ямь биреп яшә.

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син терәк, исәнме, Кеше!

Шагыйрьнең үз күңел яктылыгы шушы юлларга сыеп беткән дә инде: кеше булып яралгансың икән, дөньяга ямь биреп яшә! Шушы изге теләк Факил Сафин иҗат иткән көйләргә дә сарыла, матур-матур җырлар булып дөньяга тарала. Андый җырларның саны ике йөздән артып киткән икән! Шушы изге теләк балалар өчен язылган күпсанлы шигырь-әкиятләрендә дә чагылып, атлас тукымага ука белән чиккән бизәкләр шикелле, күзне иркәли.

Матбугат өлкәсендәге эшчәнлек үзе бер аерым олы сөйләшү таләп итәр иде. Чөнки «Таң йолдызы», «Көмеш кыңгырау» газеталары, «Аргамак», «Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларының тарихында  Факил Сафин исеме үзәк урыннарны алып тора.  «Мәйдан» журналы оешкан, аның тәүге саны дөнья күргән көннәрне үзем дә бүгенгедәй хәтерлим. Шыр ялангач олы кабинет, иске генә сары кәнәфи һәм «шушында чыннан да журнал чыгара алырбызмы» дип беркадәр аптырап та, тәвәккәлләп тә җыелган егетләр-кызлар… Баш редактор булып билгеләнгән Факил абыйның ихтыяр көченә, оештыру сәләтенә, әдәби зәвыгына, кешеләргә мөнәсәбәтенә сокланып туялмый идек. Нинди генә четерекле мәлләр булмасын, аның кул кушырып, баш салындырып утырганы юк, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, үзенең тынгысызлыгына таяна да проблеманы хәл итү юлын эзли ул һәм таба да! Хезмәт биографиясендә мәдәният йорты директоры, укытучы, мәктәп директоры, КАМАЗда бригадир, мастер кебек баскычлар да булып, алар барысы да күңел дәфтәренә алтын хәрефләр белән язылачак тормыш тәҗрибәсе, тормыш кануны тупларга ярдәм иткән, күрәсең.

Утыз Имәнинең: «Кадер итсәң берәүгә, кадерең артыр», – дигән сүзләре бар. Факил абыйдан үрнәк алырлык тагын бер сыйфат – ул башкаларның хезмәтен күрә, күрсәтә, бәяли белә. Шулай булмаса, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Мөхәммәт Шәйхи, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин кебек олпатларның иҗатын барлап, аларны яңа буын аудиториясенә зурлап тәкъдим итәр идеме; Зариф Мөэминов кебек язучының мирасына яңа сулыш өрер идеме? Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы белән бергәлектә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев  исемендәге премияләрне булдыру мәнфәгатьләре артыннан йөрер идеме? Алай гынамы… Үзе җитәкләгән коллективта һәрберсен үзгә бер җылылык белән якын итә алыр идеме? Бу җылылык «авырмыйсызмы… балаларыгыз ничек… әти-әниләрегез нишләп ята…» шикелле гап-гади көнкүреш сорауларында да кояш нуры кебек җемелди…

Көч-егәр, вакыт һәм зур сабырлык таләп итүче вазыйфа – язучыларның Чаллы бүлеген җитәкләү дә Факил абый иңнәрендә. Төрле холыкка ия иҗат кешеләрен бербөтен итеп туплап тору, күзгә күренмәгән мең мәшәкатьне үз эченә алган төрле чаралар, әдәби кичәләр, очрашуларны югары дәрәҗәдә оештыру тел тибрәтеп әйткәндә генә җиңел тоела. Һәрбер адым артында алынган эшне җиренә җиткереп эшләргә омтылу, эзләнү ята.

Әгәр безнең җәмгыятьтә кешеләрнең күбесе бал кортыдай шушындый тынгысызлыкка ия булса, матур һәм игелекле гамәлләрдән дөнья сафланып, ләйсән яңгыр сулышына кинәнеп калыр иде. Моның өчен әллә ни күп тә кирәкми: кешеләрне ярату. Тормышны ярату. Аны яктырак, чистарак итәргә омтылу. Һәм шуның өчен кулдан килгән кадәр өлеш кертү. «Кыскасы, бу дөньяның шундый эше – нәрсә иксә, шуны урыр һәр кеше…»

Айгөл Әхмәтгалиева

 

 

 

 

 


Фикер өстәү