Чүпләмәсәң генә чиста: Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башлана

Татарстанда 1 апрельдән чистарту икеайлыгы башлана. Шул ук көнне «ЭкоЯз-2022» бәйгесенә дә старт биреләчәк. Республикакүләм чистарту өмәсен 23 апрельдә үткәрәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйтте.

–  Язын кар астыннан ни генә чыкмый! Шуларны тәртипкә китерергә кирәк. Ике ай эчендә республикада яшәүче һәркем үз йорты янәшәсен чистартырга тиеш. Эшләгәннәре бушка китми, алар «ЭкоЯз» бәйгесендә катнаша ала.  Аларның «иң-иң»нәрен бүләкләячәкбез дә әле. Бәйге 31 майга кадәр дәвам итәчәк, – ди Александр Шадриков.

Министр чистарту икеайлыгында  башкарылачак эшләргә дә тукталды.

– Без тирә-якны чүп-чардан арындырырга тиеш. Күзәтчелек органнары да, экологлар да икеайлыкка әзер. Министрлык, районнарга чыгып та, бу хакта сөйләшүләр уздырды, – ди ул. – Чистарту икеайлыгында гына түгел, гомумән, эшләнәсе эшләр бик күп.  «Экология» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылачак эшләр өчен 11,5 млрд сум бүлеп бирелде. Инде хәбәр иткәнебезчә, быелдан сулыкларның һәм елгаларның экологик хәлен тикшерә башлаячакбыз. Иң беренче тәҗрибә Казансуда узачак. Экологлар сулыклардан ел дәвамында 37 мең тапкыр анализ алды. Без сыйфатны һәрчак контрольдә тотабыз.

Министр әйтүенчә, сулыкларга игътибар елдан-ел арта гына. Быел әле су астында калган судноларны да чыгарырга ниятлиләр. Чулманда – 11, Иделдә 64 судно бар икән. Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычындагы су биеклеге дә һәрдаим күзәтү астында.

– Сусаклагычларда су биеклеге 64 метрга җитү – безнең өчен яхшы күрсәткеч. Әмма кайбер районнарда биеклеге 53,3 метрга күтәрелүгә, халыкны су баса башлый. Димәк, яр буйларында нидер төзегәндә су басу куркынычы исәпкә алынмаган. Әмма моннан чыгу юлларын табарга кирәк. Сулыкларда су биеклеген 64 метр итеп сакларга мөмкинлекләр бар. Без бу турыда Россия күләмендә сөйләшәбез, – ди Александр Шадриков.

Ләм басулары да читтә калмаячак. Аларны чистарту эшләре дәвам итә. Сулыклардан эшкә яраксыз нефть торбаларын чыгара башлаячаклар. «Чиста ил» илкүләм проекты кысасында Самосырово чүплеген рекультивацияләү эшләре дә тиздән тәмамланачак, дип ышандыра министр.

Александр Шадриков әйтүенчә, чистарту икеайлыгы башлангач, тимер юллар да тәртипкә китерелә. Узган ел 270 километр ара җыештырылган.  Әлеге эш быел да дәвам итәчәк.

– Барлык эшләр республикадагы экологик вазгыятьне яхшырту өчен башкарыла. Елга буйларын ныгыту, агачлар утырту, су станцияләре төзү, чистарту корылмаларын яңарту – барысы да халык өчен эшләнә. Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше өмәләрдә катнаша. Узган ел барлык өмәләрдә 1 миллион 200 кеше кулына себерке, тырма алган. Мәктәп укучылары да ярдәм итә. Алар безгә кайда күпме чүплек барын хәбәр итеп, үзләре дә «Мәктәп патруле» дигән бәйгеләрдә катнашалар, – ди Александр Шадриков.

Министр «ЧИСТАБУЛАЧАК» экологик хәрәкәтенең дә чистарту икеайлыгында актив эшләвен әйтеп үте. Алар мәктәпләргә дәресләр үткәрергә дә бара, халыкны тирә-якны сакларга да өнди. Александр Шадриков, форсаттан файдаланып, экологиягә битараф булмаган актив кешеләргә рәхмәтен җиткерде. «Тәртип бозучыларны күрәсез икән, безгә хәбәр итегез», – диде ул.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, әйләнә-тирәне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов сүзләренчә,  халык күбрәк тиешсез урындагы чүплекләрдә, калдыклар ташлаган мәйданнарның тулы булуыннан зарлана.

– Чистарту икеайлыгында тиешсез урынга ташланган чүпкә тап булабыз. Узган ел шундый 3 мең 857 очрак теркәлде. Шуның 96 процентын юкка чыгардык. Халык чүбен тиешле урынга ташласа иде, – ди ул. – Чүпләмәгән җирдә генә чиста. Әнә шуны онытмыйк. Һәр җирлектә зират, ишегаллары, гараж яннары, күңел ачу, балалар мәйданчыклары тәртиптә булырга тиеш.

Казан шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Сания Курмакаева бер елны да өмәне калдырмый. Үзе яшәгән йортны чәчәккә генә күмеп калмый ул, өмәләрдә дә катнаша.  Быел да хәлен белештек. «Яз җитүгә, җыештыра башлаячакмын. Өмәләр башлануга, хәбәр бирегез», – диде ул.

САН

Узган ел санитар-экологик икеайлык кысасында 5 меңнән артык табигатькә зыян салу очрагы ачыклаган. Тәртип бозучыларга 3 меңнән артык беркетмә төзелгән. Аларга 13 миллион сумнан артык штраф салынган.  Тиешсез урында барлыкка килгән 4 мең чүплек бетерелгән. Полигоннарга 420 мең куб. метр калдык чыгарылган. 700 мең агач утыртылган. Өмәләрдә 780 меңнән артык кеше катнашкан.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү