Илсур Метшин мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны яулады

Казан Мэры Илсур Метшин 2022 елның гыйнвар-март айларында мэрларның илкүләм рейтингында икенче урынны яулады. Тикшеренүне Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.

Белгечләр 88 төбәк башкаласы һәм илнең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләгән. Рейтинг нәтиҗәләре читтән торып үткәрелгән анкета, шулай ук эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулары нигезендә алынды.

Рейтингның беренче урынын Мәскәү Мэры Сергей Собянин алып тора, икенче урында Казан Мэры – Илсур Метшин, өченче урында – Калуга башлыгы Дмитрий Денисов. Шулай ук лидерлар бишлегенә Төмән башлыгы Руслан Кухарук һәм Сочи Мэры Алексей Копайгородский да кергән.


Фикер өстәү