Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында “иң-иңнәр” өчлегенә кергән

Рейтингта беренче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин алган, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор – өченче.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында икенче урынга чыккан. Рейтингның “алтынын” Мәскәү мэры Сергей Собянин алган, Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорга исә “бронза” эләккән.

Рейтинг Россия төбәкләре башлыкларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган. Тикшеренү быел сентябрьдән октябрьгә хәтле үткәрелгән.

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, палатаның яңа төбәкләрне үстерү һәм интеграцияләү буенча Координация советы рәистәше Александр Малькевич билгеләп үткәнчә, рейтингта Татарстан Рәисенең икенче урынга чыгуы гаҗәпсендерми.

“Бик тә аңлашыла бу. Республика аның җитәкчелегендә узган елның катлаулы тышкы сәяси кыенлыкларын уңышлы узды. Ә быел шундый ук катлаулы шартларда үсүен дәвам итә”, – дигән Малькевич.
Аның әйтүенчә, республика Рәисе социаль өлкәгә зур игътибар биреп килә. Татарстанда социаль һәм мәдәни яктан әһәмиятле объектлар төзекләндерелә, яңа юллар салына, искеләре ремонтлана. Моннан тыш республикада махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләргә ярдәм итү буенча төрле яклы эш алып барыла. Малькевич октябрь урталарында Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләргә ярдәм йөзеннән “Все СВОи” онлайн-марафонын үткәрүне бу юнәлештәге киң колачлы эш үрнәкләреннән берсенә әйләнүен искәрткән.


Фикер өстәү