Мәктәп көтә, укытучы китә. «Китү теләге барлыкка килде: мәктәп зур, балалар күп»

Татарстанда бер-бер артлы яңа мәктәпләр ачыла, әмма яшь кадрлар җитмәү мәсьәләсе һаман да актуаль кала бирә. Әлбәттә, укытучыга зур җаваплылык йөкләнә, яшь белгеч исә аны икеләтә-өчләтә тоя.

Укучыны ничек кызыксындырырга, ата-аналарның  ышанычын ничек яуларга, коллективка ничек ияләшергә, кәгазь эшен ничек дөрес алып барырга? Сораулар шактый. Моннан тыш, яшь белгечләрнең күбесе хезмәт хакы бик азлыктан да зарлана. Ни өчен бүген яшь укытучы мәктәптә эшли алмый? Аларны ничек җәлеп итәргә?

Эшкә әзер түгел

Бүген яшьләрнең күбесе югары уку йортларына теләмичә бара. Йә аларны ата-аналары укырга үгетли, йә башка сәбәпләре була. Укытучы һөнәренә әйләнеп кайтсак, кайберәүләр педагогика институтына нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен генә керә. Нәтиҗәдә, укып бетергәннән соң, яшь белгечләрнең аз өлеше генә мәгариф системасында кала. Моның сәбәпләрен студентлардан белештек.

 – Минем магистратурага укырга кереп, тулы югары белем аласым килә. Әмма мәктәпкә эшкә барасы килми, чөнки мин моңа әзер түгел. Укытучы җилкәсендә җаваплылык зур, ә хезмәт хакы без теләгәннән әз, – ди укытучы һөнәрен үзләштерүче дүртенче курс студенты Рамилә.

Укытучы һөнәренең авырлыгы, тискәре яклары турында М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты көллиятен тәмамлаган Адилә Гыймаева да сөйләде.

– Мин балалар белән эшләргә ярата идем. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен сайлап, уку дәвамында ярты ел буе мәктәптә эшләп карадым. Әмма бүген мин башка белгечлек буенча эшлим, чөнки укытучы һөнәренең тискәре яклары күп икәненә төшендем, – ди ул. – Әйтик, хезмәт хакы аз, буш вакыт та бөтенләй юк диярлек, укытучы якланмаган дигән хис тә калды.  Сиңа көн-төн мәктәп җитәкчелеге, ата-ана белән элемтәдә булырга кирәк. Дөресен әйткәндә, шушы өлкәгә түккән көчнең 60 проценты укыту процессына, ә 40ы документлар белән эшкә китә.

Педагогика институтының бишенче курс студенты, узган ел мәктәптә эшли башлаган Диләрә (исеме үзгәртелде) дә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты:

– Ярты ел эшләгәннән соң, китү теләге барлыкка килде: мәктәп зур, балалар күп. Яшь белгечләргә мөнәсәбәт яхшылардан түгел, укытучыны әллә ничә төрле кәгазь эше көтә, – диде студент. Аның фикеренчә, яшь белгеч гадәттә ярты йә бер елдан соң мәктәптән китә. Авырлыклар күп булса да, ул үзен барыбер мәгариф системасында күрә.

Алтынга тиң

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2010 елдан алып 2022 елга кадәр республикада 88 яңа мәктәп төзелгән, бу – 51 меңнән артык яңа урын дигән сүз. Ә яшь укытучыларга кытлык елдан-ел актуаль булып кала. Сүз уңаеннан, узган елның ноябрь аенда Казан мәктәпләрендә 35 яшькә кадәрге укытучылар саны 32 процентка җиткән иде. Әмма Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов әйтүенчә, педагогик кадрларга кытлык барыбер сакланган.

– Мәктәптә яшь кадрлар җитмәү, кызганыч ки, елдан-ел үзен сиздерә. Аеруча математика, физика, рус теле укытучылары җитми. Эш катлаулы, җаваплы. Яшьләр шуңа түзә алмый: өйгә кәгазь эше кайта, очы-кырые булмаган конкурслар да туйдыра, шәхси тормышка вакыт та калмый, – ди Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия директоры Айгөл Гаязова. – Әлбәттә, тырнак, каш ясап, күбрәк акча эшләргә була, графигы да уңайлы, җаваплылык та юк диярлек. Без ел саен берәр яшь укытучы эшкә алырга тырышабыз. Быел да яшь белгеч килде, башлангыч сыйныф укытучысы ул. Тулаем алганда, бүген өч яшь белгеч эшли. Кытлык дигәндә, безгә татар телен камил белүче укытучы кирәк, алар алтын бәясенә тиң.

Айгөл Гаязова әйтүенчә, ата-аналар балаларны тәҗрибәле укытучы укытуын  тели.

– Яшь белгечләргә аһ итмиләр, чөнки барысына да тәҗрибәле укытучы кирәк. Кайвакыт үзләре дә кайчандыр яшь булганнарын оныталар, күрәсең. Әлбәттә, бөтенесе дә шундый дип әйтмим, арада төрлесе бар, – ди директор.  – Яшь белгечләргә хөкүмәт тарафыннан өстәмә түләү кирәк, дибез, әмма укытучы йөрәге «балалар» дип типмәсә, аны акча да, фатир да тотмый. Шуңа да карамастан, аларга уңайлы шартлар тудырсаң, яшь һөнәр остасы эшкә кереп китеп, мәктәпсез, балаларсыз яши алмый башлый.

«Ата-аналар үз таләпләрен куярга өйрәнгән»

Чыннан да, күзәтү ясаганнан соң, яшь белгечләрнең мәктәптә озак эшли алмавына инанасың. Мисал өчен: Чаллының бер мәктәбенә узган ел биш яшь белгеч килгән иде, әмма ярты елдан соң икесе эштән китәргә карар кылган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022/2023 нче уку елында мәгариф системасына 900дән артык педагог килгән. Шул ук вакытта 240лап яшь укытучы эштән киткән. Димәк, белгечләрнең якынча 27 проценты мәктәптә эшли алмаган.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Экспертлар советы әгъзасы Рәсимә Шәмсетдинова әйтүенчә, яшь белгечләргә укытучы булыр өчен тормыш тәҗрибәсе җитеп бетми.

– Яшь кадрлар мәсьәләсе бик кискен тора дип әйтә алмыйм, әмма башлангыч сыйныф укытучылары, чыннан да, җитми. Әйтергә кирәк, мәктәптә бер-ике атна эшләгәч, бу минем һөнәрем түгел дип, авырлыктан куркып киткән яшь укытучы күп. Аларның ата-аналар белән сөйләшер өчен тормыш тәҗрибәсе юк, – ди ул. – Без бер чорда «Мәгариф турында»гы законда мәктәпне хезмәт күрсәтә торган оешма итеп бирдек. Шуңа күрә хәзер ата-аналар үз таләпләрен куярга өйрәнгән.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү