Быел язын һәм көзен Татарстан урманнарында 3,2 миллион агач үсентесе утыртылган

Быел язын һәм көзен Татарстан урманнарында, “Урманнарны саклыйбыз” һәм “Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акцияләре кысасында, 3,2 миллион агач үсентесе утыртылган. Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел бездә “Хәтер бакчасы” дүртенче тапкыр үткәрелгән. Аның кысасында яз көне 1,2 миллион үсенте утыртылган.

Ә “Урманнарны саклыйбыз” кампаниясе чорында 2 миллион агач утыртылган. Әйтик, Казанның Куземетьево урманында 6 меңгә якын нарат утыртканнар. Акция Татарстанда 170 урында уздырылган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан җиренең 19,6 процентын урманнар тәшкил итә. 145 мең гектар мәйданны (территориянең 2 проценттан күбрәген)  кырларны ышыклау полосалары тәшкил итә.

 


Фикер өстәү