Татарстанда бер көндә 1,2 млн агач үсентесе утыртканнар

Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысасында, 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утыртканнар.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, агачлар аеруча Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында күп утыртылган. Шулай итеп, республика урманнары нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш агачларына баеган. Аерым алганда, Мамадыш районы урманнарында 500 нарат үсентесе, Чистай шәһәренең бер паркында 60 имән үсентесе утыртканнар. Ун ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылган. Россия Урман хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко республиканың урманнарны саклау буенча 2024 ел план күрсәткечен арттырып үтәвен билгеләп үтте.


Фикер өстәү