Уникаль завод. Теләче районы «симәнә үзәге» булачак

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә мондый заводка тиңнәр юк. Теләче районында «Август-Агро» компаниясенең иң заманча симәнә заводы гадәти режимда эшли башлады. Аның үзенчәлекләрен без дә барып күрдек.  

Биредә тузан да, бер-береңне ишетмәслек көчле тавыш та юк. Бар җирдә тәртип, төгәллек, чисталык һәм тизлек хөкем сөрә. Заводны бөтен дөньяда орлыкчылык буенча иң уңышлы эшләп килүче Petkus компаниясе төзегән. Компаниянең Идел төбәге буенча директоры Андрей Натальин биредә иң көчле, заманча җиһазлар куелганлыгын әйтте. Заводта 15 кеше эшли. Линия бер сәгатькә 10 тонна бодай орлыгы эшләп чыгара.

– Технология линиясе уникаль. Моңа охшаш заводлар дөньяда бар, ләкин аны тулысынча кабатлый торганнары юк. Бик көчле һәм сыйфатлы ул, – диде директор.

«Август-Теләче» агрофирмасы директоры Алмаз Хәйруллин әйтүенчә, моңа кадәр оешмада ашлык киптерү комплексы төзелгән. Биредә сәгатенә 50 тонна ашлыкны чистартып киптерергә мөмкин. Орлык җитештерү заводы исә – әлеге проектның икенче этабы. Алмаз Хәйруллин аңлатуынча, алдан чистарту этабында орлыклык материалның яхшыларын сайлап алалар, кабыкларыннан, салам, тузан, минераль һәм органик кушылмалардан арындыралар. Шуннан соң ашлык саклауга куела. Икенче этапта исә калган кушылмалар, чүп үләннәрнең орлыклары, начар сыйфатлы ашлыклар төшеп кала. Бөтен шартларга туры килә торган симәнәләрне зурлыгы, авырлыгы, төсе буенча аерып алалар. Бу эшләр орлыкларның барысы да бер вакытта сыйфатлы тишелеп чыгуы өчен кирәк. Көнбагыш, кузаклылар кебек бик нәзберек культураларны эшкәртер өчен аерым технология каралган. Киләчәктә биредә Россия базары өчен яңа булган фотосепарация технологиясен дә кулланырга планлаштыралар.

Шуннан соң орлык, чистартылып, кирәкмәгән вак-төякләрдән арындырылгач, авырулар һәм корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртелә. Бу линиядәге җиһазлар орлыкларны препаратлар белән берничә кат эшкәртү мөмкинлеген бирә. Монда да яңа технологияләр кулланылган. Бу, үз чиратында, орлыклар бер-берсенә ышкылып, зыян салмасын өчен эшләнелә.

Татарстанда «Август-Агро» оешмасының 200 мең гектар сөрүлек җире бар. Әлеге заводта җитештереләчәк орлыкларның 70 проценты үз хуҗалыклары өчен тотылса, калганнарын республиканың башка оешмаларына җибәрәчәкләр.

– Завод югары сыйфатлы орлыклар алу максатыннан төзелде. Аралап алынган, чистартылган, бөҗәкләргә каршы препаратлар белән эшкәртелгән орлыкларны теләге булганнар бездән сатып та ала алачак, – диде «Август-Агро» компаниясенең җитештерү буенча директоры Илнар Харисов.

Аның сүзләренчә, Теләче бүлекчәсен симәнәчелек белән шөгыльләнү үзәге итеп сайлап алуның берничә сәбәбе бар.

– Беренчедән, район урнашу урыны буенча отышлы. Өч ел биредә эшләү вакытында районның һава шартлары иң оптималь булуын күрдек. Монда теләсә нинди культураны үстереп була. Икенчедән, җир кишәрлекләре уңайлы, чагыштырмача тигез. «Август-Теләче» элиталы симәнә чәчә, арттыра, һәм башка агрофирмаларга тарата. Быел без сынау участогында төрле культураларның 42 сортын чәчтек. Киләчәктә аларның иң уңышлыларын сайлап алачакбыз. Беренче чиратта Россия сортларына өстенлек биреләчәк. Иң уңышлыларын сайлап алырга кимендә өч ел кирәк. Зур производствога кертеп җибәрер өчен, тагын шуның кадәрле вакыт таләп ителә, – диде ул.

Әлеге проект оешмага 600 млн сумга төшкән. Хәзерге вакытта биредә беренче чиратта элиталы һәм продуктивлыгы югары бодай һәм борчак культураларын җитештерәчәкләр. Ә гомумән алганда, киләчәктә заводта барлык төр культуралар да җитештереләчәк.

Люцернадан – дүрт тапкыр уңыш

Быел «Август-Теләче» агрофирмасы тагын бер зур уңышка ирешкән. Алар люцернадан дүрт тапкыр уңыш алган. Билгеле булганча, күпчелек хуҗалыклар аны сезонга ике тапкыр гына чабып алуга ирешә, ә биредә дөрес технологияләр кулланып,  уңыш күләмен арттырганнар. Беренче тапкырын башкалар тотынганчы ук чабып алган булсалар, соңгысын исә сентябрьдә генә җыеп урнаштырганнар. Соңгы чабуда 600 тонна яшел масса җыеп алынган. Бу 220 баш терлекне егерме көн ашатырга җитәчәк, ди белгечләр.

– Республиканың көнчыгыш районнарында яңгырлар булмау сәбәпле, андагы бүлекчәләр терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерли алмадылар. Шуңа күрә без үзебез әзерләгән сенажны аларга җибәрәбез, – диде Алмаз Хәйруллин.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү