Рөстәм Миңнеханов Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән күреште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә иде. Әлеге сәфәр кысасында ул Россиянең Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән күреште.

Аерым алганда, сүз Иннополис университеты һәм шәһәр үсеше, шулай ук инфраструктура объектлары һәм технопарклар төзү, кадрлар мәсьәләләре турында барды. Шунысын да искәртик: Фальков Иннополис университетының күзәтчелек советы составына керә.


Фикер өстәү