Кабинасы тимер өеменә әйләнгән: Татарстан юлында йөк машинасын йөртүче һәлак булган

Фаҗига светофор алдында килеп чыккан.

30 октябрьдә төнге уникенчеләрдә Чаллыда “М-7” юлында һәлакәт булган: ике йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Чаллы шәһәре Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына караганда, “JAC” йөк машинасының Казанга таба барышы булган. Алдында светофорда арбалы “DongFeng” йөк машинасы (йөртүчесе – 37 яшьлек ир-егет) торган.

“JAC”, зур тизлектә килеп, алдагы йөк автомобиленә бәрелгән. Авариядә “JAC” йөртүчесе һәлак булган.
Басмага үзенең чыганаклары хәбәр иткәнчә, машина йөртүче рульдә йоклап киткән булырга мөмкин.


Фикер өстәү