Төзүчеләрне Луганск һәм Донецк халык республикаларына җибәрергә мөмкиннәр

Россиянең яңа төбәкләренә 100 меңләп белгеч китәргә мөмкин.

Төзүчеләрне үз ихтыяры белән Луганск һәм Донецк халык республикаларына җибәрергә мөмкиннәр. Бөтенроссия илкүләм төзелеш сәясәте үзәге (ВЦНСП) Россия Премьер-министры Михаил Мишустин исеменә шундый тәкъдим юллаган. Бу хакта “Известия” яза.

– Теләүчеләр күп. Ярты елга 100 меңләп белгечне җибәрергә мөмкин. Хәзерге вакытта Луганск һәм Донецк халык республикаларында алып барыла торган эш колачы зур түгел әле. Әлегә анда нибары 32 мең чамасы хезмәткәр эшли, – дип билгеләп үткән ВЦНСП җитәкчесе Алeксандр Моор.

Аның әйтүенчә, Россия төзелешләрендә эшчеләргә кытлык булдырмас өчен хезмәткәрләрне эшкә вакытлыча җәлеп итү юлларын төптән уйларга кирәк.

Мәсәлән, ихтыярилар отрядын бер атнага, бер айга яки бер-ике көнгә генә дә җибәрергә мөмкин. Һәркем булдыра алганча үз өлешен кертәчәк. Рәсми төстә эшкә урнашучылар өчен аеручы уңайлы бу, дигән Моор.


Фикер өстәү