Татарстан хоккейчылары кунакханәдә массакүләм агуланып, уеннарны күчерергә мәҗбүр булганнар

Түбән Каманың «Реактор» Яшьләр хоккей клубының «Авто» ХКна каршы 26 һәм 27 октябрьдә узачак матчлары, ике якның да килешүе буенча, 2023 елның 8 һәм 9 гыйнварына күчерелгән. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.

Клубның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, уеннар Еатеринбург кунакханәсендә «Реактор» уенчыларының агулануы һәм аларның бу матчларда катнашу мөмкинлеге булмау сәбәпле күчерелгән. Уенчылар хәлсезлек, косу һәм эч китүдән зарланганнар.


Фикер өстәү