Казанның Юдино бистәсендә югалган 12 яшьлек кызны эзлиләр

Казанның Юдино бистәсендә югалган 12 яшьлек Рената Шакированы эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» эзләү отряды социль челтәрләрдә хәбәр итә.

Казанда һәм Юдино бистәсендә яшәүчеләрдән кызны эзләшүдә ярдәм сорыйлар.

Ренатаның буе 146 см, ябык, чәче кара, күзләре коңгырт. Өстенә тезенә кадәр озынлыктагы кызыл куртка, кара чалбар, ак башлык кигән. Үзе белән шәмәхә кесәле ал төстәге рюкзагы булган.

Кызны күрүчеләр булса, һич кичекмәстән 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү