Яз белән көз буталды: авылда яшәүче уйланулары

Авыл тулаем (кешеләре генә түгел) кышкы, язгы, җәйге режимнарда яши. Язгысы карлар эрү белән башланса, җәйгесе көтү чыккач, көзгесе бәрәңгеләр алгач, кышкысы кар төшкәч башлана. Якынча шулай. Аларның озынлыгы табигать шартларына бәйле. Араларында иң көтелгәне кышкы режим кебек тоела.

Көзге караңгылыктан, салкын яңгырлардан күңел дә күшеккән чорда бигрәк тә тансык ул. Беренче кар төшүгә  башка елны күңелләр күтәрелеп, җаннар тынычланып китә иде. Быел үзгәрәк шул. Карлар гына әрнү-борчуларны киметерме?.. Әмма карны көткән күңел барыбер могҗиза көтә, яхшыга өметләнә.

Арада күчеш чорлары да бар. Менә әле дә авыл көздән кышка күчү чорында яши. Кышкы режим турында сүз чыкса, шаянраклар: «Нинди кыш?! Әле әбиләр чуагы да булмады бит», – ди. Дөрестән дә, быел әллә булмады ул, әллә күрми калдык шунда. Әбиләр чуагы дигән чор авылда сизелмәде. Башка елны иртә әбиләр чуагы, соңгы әбиләр чуагы дигән фараз бирүчеләр дә быел никтер дәшмәде (бәлки мин ишетмәгәнмендер). Хәер, сары-чуар яфраклары белән балкып утырган, дистәләрчә көнгә сузылган җылы, матур әбиләр чуагын да, без, авылныкылар, күп чакта урамда, бакчада эшләргә рәхәт көннәр дип сөенеп кенә үткәрәбез шул. Аннан инде: «Шул яфраклар сап-сары булып утырган чакта табигатькә дә чыгып булмады», – дип уфтана күбебез. Икенче елга һич тә алай итмәбез, бөтен эшне ташлап, ярты сәгатькә генә булса да, авыллардан әллә ни ерак урнашмаган (хәзер олы юл буйларына ике яклап кардан ышыклау өчен агачлыклар утыртып бетерделәр, араларында каеннар күп – чыршылар белән чиратлашканга, көзен искитмәле булып утыралар) урман полосаларына (посадкаларга) булса да барырбыз дип җыенабыз. Яфраклар коелып беткәч, шулай дип план корсак та, тик икенче, өченче елы да шулай үтә. Каеннар арасында коры сары яфракларны кыштырдатып йөрү күпләребез өчен чынга ашмас матур бер хыял булып кала бирә…

Быел табигатьтә күп нәрсә үзгә булды. Елы елга охшамый дисәләр дә, ул чакларда елның бер фасылы гына үзгәрәк була иде, быел башта язны, аннан җәйне көтеп үткәрдек, августта тоташ булган челләдән шактый туксырган идек, сентябрьдә үк башланган төссез көннәр дә күпкә китте кебек. Бер эшне дә иркенләп, тәмләп, үз вакытында, тынычлап эшләп булмады. Язын һәм көзен авылда эш аеруча күп була. Һәм аларның һәркайсының үз чираты бар. Быел исә язын да, көзен дә әлеге чиратлар буталды. Язы да, көзе дә бер чама килде шул. Шуңа күрә ай буена дип планлаштырылган эшләрне аяз торган санаулы көн эчендә эшләп өлгерергә кирәк булды. Язгысында, әйдә, җәй озын әле, эшләрбез, дип юансак, хәзер инде, менә-менә суыта, туңдыра,  дип, ашыгырга туры килә. Без генәмени, күмәк хуҗалыкларга да мондый яз-көз шактый кыенга туры килә. Аларда да бит барысын да үзвакытында эшләргә кирәк. Кайбер елларны инде бу вакытка барлык техниканы кышкы саклауга куеп өлгерсәләр, быел әле басуларда эш бетмәде: орлыкка дигән кукуруз-рапсның өлгерүенә кояшы, җылысы җитмәде, алар соңарды, җир эшкәртүләр дә тоткарланды. Бүген техникалар куәтле дисәң дә, һава шартлары мөмкинлек бирмәгәндә алар да берни эшли алмый шул.

Башка елны бу чорда инде, быел кыш аномаль салкын булачак икән,  дип фаразлап, куркыта башлыйлар  иде. Быел әле бу турыда әллә ни фикерләр ишетелми. Әллә фаразларының чынга ашмавын аңлаганнар, әллә башка сәбәп… Тик шунысы хак: табигать тә үзгә быел. Әллә шулай тоела гынамы, бөтен хикмәт күңелдәме?..

Гөлсинә Хәбибуллина

 

 


Фикер өстәү