«Монда менә дигән итеп яшәп була»: данлыклы Бакырчы авылы бүген ничек яши?

Бердәмлек! Яшел Үзән районының Бакырчы авылы турында ишеткәч, күңелгә иң элек әнә шул сүз килә. Элек-электән шушы сыйфаты белән аерылып тора бу авыл. Бакырчылылар эштә дә, ялда да бер йодрык кебек. Республика авыллары арасында уздырылган күпсанлы бәйгеләрдә дә бу авылның исеме еш яңгырый. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк кебек. «Булмый», – дип кул селтәмичә, булдырганчы тырыша торган халык яши биредә. Данлыклы Бакырчы авылы халкы белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашып кайтты.

Тау башыннан уч төбендә кебек күренгән Бакырчы авылына кереп барабыз. Чувашия чигендәге бу авыл табигатьнең искиткеч матур җирендә урнашкан. Бакырчыга керү юлында җете чуар түбәле йортлардан торган искиткеч манзара ачыла. Авыл башында исә ялт иткән өр-яңа клуб каршы ала. Кайбер авыллардагы кебек исәптә бар, санда юк дип кенә утыручы бина түгел бу. Утыз елдан артык Бакырчыда клуб мөдире булып эшләүче Миләүшә Сәлахиева бу бинага бер мизгелгә дә тузан кунарга ирек бирми. Авыл халкын бергә туплап, биредә нинди генә чара, бәйрәмнәр уздырмый ул. Әле без килер алдыннан гына зурлап «Алма бәйрәме» үткәргән булганнар.

– Авылыбызда бик актив, бердәм халык яши. Шулай булмаса, бу клубны яшәтеп тә, шулкадәр чара уздырып та булмас иде. Әле кайчан гына зурлап «Кабак бәйрәме» үткәргән идек. Җәен әбиләр, бала-чагалар белән кырга чыгып, яңгыр теләү йоласын уздырдык. Рәхәтләнеп су сибештек. Авылыбызда җиде урам бар. Шуларның һәркайсында төрле темага багышлап, урам бәйрәмнәре уздыру да күркәм гадәткә әйләнде бездә, – ди Миләүшә ханым.

Йөздән артык хуҗалыгы булган, өч йөзләп кеше яшәгән Бакырчының бердәмлеге иң беренче чиратта әнә шунда күренә дә инде. Ялда гына түгел, эштә дә бердәм алар. Яз-көз өмә ясап, чишмә буйларын, зиратларны чистарталар, тәртипкә китерәләр. Бакырчы уртасындагы чишмә авыл халкының яраткан урынына әверелгән. Шулай булмый ни! Үзе бер ял комплексы кебек матур урын бит ул. Авылның имамы Әнәс Закиров чишмә янәшәсенә кое, паровоз, тегермән ясаган. Кулланылмый башлаган умарта ояларын да, матур төсләргә буяп, чишмә янындагы тау битенә урнаштырган. Чишмә янәшәсендәге калкулыкка очкычка кадәр ясап куйган ул.

– Бу эшләргә җәмәгатем Рәшидә абыстай илһамландырып торды. Аның оештыру сәләте көчле иде. Бик күп эшләрдә терәгем булды. Коронавирус дигән яман чирне генә җиңә алмады. Бу зәхмәт авылыбыз өчен янып йөргән, һәрчак ярдәм итеп торган асыл егетләребез Рафикъ һәм Рәшит Бәхтияровларның да вакытсыз гомерен өзде, – дип көрсенә Әнәс хәзрәт.

Абыйлы-энеле Бәхтияровларны авыл халкы горурлык катыш рәхмәт хисләре белән искә ала. Аларның туган авылларына эшләгән игелекләре санап бетергесез. Эшмәкәр Рафикъ Бәхтияров иң элек Бакырчыга күпер салдырган. Ник дигәндә, искесен язгы ташуларда су агыза торган була.

– Авылны республика юллар программасына кертеп, асфальтлы итәргә дә булышты ул. Юллар салынганнан соң, авыл уртасында тагын бер күпер төзетте. Балалар мәйданчыгы, хоккей тартмасы булдыруда башлап йөрде. Бәхтияровлар  көче белән авылыбыз җиде ай дигәндә өр-яңа мәчетле булды. Әниләре хөрмәтенә яңа мәчетне «Суфия» дип атадылар. Апалары Әлфия авылыбызга бүген дә ярдәм итеп тора. Әле менә яңа гына мәчетнең керә торган өлешен түбәләтте ул. Юкса, мәчетнең биек баскычлары кыш көннәрендә бозга катып, бабайлар берара намазга да йөри алмый башлаган иде, – ди Әнәс хәзрәт.

Тау башында әллә кайдан балкып торган шушы мәчет бүген авыл халкын берләштереп, күңелләренә нур иңдереп торган иң рәхәт урыннарның берсенә әверелгән. Биредә авыл халкы өчен дин сабаклары да оештырыла. Балалар арасында да мәчеткә йөреп, дини белем эстәүче сабыйлар шактый. Бүген авылда башлангыч мәктәп эшли. Анда 11 бала белем ала.

Коечылар авылы

Бакырчы – элек-электән кое казучылары белән данлыклы авыл булган. Колхозда эш туктап торган кышкы озын көннәрдә авылдагы ир-атлар, төркем-төркем булып, кое казырга чыгып киткән. Авылдан берьюлы 45ләп ир-атның эшкә киткән еллары да булган. Күрше-тирәне генә түгел, чит төбәктә яшәүчеләрне дә коелы иткән алар. Элек авылда һәр хуҗалыкта кое булган. Бүген шуларның өчесе генә сакланып калган.

Бәхетебезгә, шушы елларның тере шаһиты, гомерен әлеге авыр хезмәткә багышлаган аксакал Фәрданша Салихов белән безгә дә күрешергә насыйп булды. Әле бу көннәрдә генә 79 яшен тутырган оста безне керә-керешкә бакча артындагы коесы янына алып барды. Өйгә су кергән булса да, малларга, бакчага суны биредән ала икән алар. Әлеге коены 1994 елда ук казыган ул. Тирәнлеге – 14 метр. Фәрданша абый казыган иң тирән кое исә 21 метр булган. Үз гомерендә ничә кое казыганын санамаса да, «Кое казый-казый Әмрикәгә чыгып җиттем инде», – дип шаярта җор телле аксакал.

– Утыз елдан артык авылда механизатор булып эшләдем. Кышын кое казырга китә идем. Нәселдән-нәселгә күчкән һөнәр бу. 16 яшемдә кое казый башладым инде мин. Аннан да авыр хезмәт юктыр ул. Гомер буе кул белән казыдык. Хәзер мондый ысул белән эшләүче юк инде, – ди Фәрданша Салихов.

Бер коены 3–4 көндә казыган, бер-ике атна маташкан чаклары да булган. Бар да җирнең катылыгыннан тора. Фәрданша абыйның кое казуга бәйле кызыклы истәлекләре дә шактый. Шулай бервакыт Чувашиядә эшләгәндә бер хатын бала таба алмавыннан зарланган. Фәрданша абый шулвакыт: «Менә коедан беренче тапкыр алган суны эчсәң, әни булганыңны сизми дә калырсың әле», – дип шаярткан. Кыек атып туры тидергән бит! Ике елдан шул ук гаилә аны бәләкәй сабые белән каршы алган.

Китап кына түгел

Авылдагы җирләр инвестор карамагында булганлыктан, Бакырчыда бу юнәлештә үз эшен булдырган фермерлар юк диярлек. Әмма үзләре өчен күпләп мал, кош-корт үстерүчеләр бар. Утыз елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рузилә һәм Җәүдәт  Сафиуллиннар әнә шундыйлар. Гаилә башлыгы – Бакырчы мәктәбендә директор, Рузилә ханым исә күрше Акъегет авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Соңгы елларда инкубаторда күпләп кош-корт чыгара башлаган алар.

– Шулай бервакыт интернетта кәгазь тартмада чебиләр чыгару турында видеога тап булдым. Шунда, миннән дә булмасмы икән, дип уйлап куйдым. Озакламый тәвәккәлләдем дә. Кәгазь тартмага 7 генә йомырка куеп карадым. 21 көн буе аларны көненә 4 тапкыр әйләндереп тордык. Бу эш бик кызык тоелды. Икенче елга инде инкубатор алдык. Автомат булгач, җайлы – йомыркаларны үзе әйләндерә. Ике ел элек үрдәкләр дә чыгара башладык. Быел инде каз бәбкәләре чыгарып карадык. Алар белән мәш килү күңелгә үзенә күрә бер рәхәтлек бирә, – ди Рузилә апа. – Өченче ел инкубаторда декабрьдә чыккан 20 үрдәк белән 25 чебине идән астында үстердек. Аннары иптәшем сарайга иске шкафлардан оя ясады. Хәзер кош-кортларыбыз кызыл лампочка астында шунда кышлыйлар.

Шул рәвешле инкубаторда елына 150дән артык чеби, каз, үрдәк бәбкәләре чыгаралар икән. Заказга түгел, күбрәк үзләре өчен дип эшлиләр. Авылдашлары яки  күрше-тирә авыллардан сорап килүчеләр булса, сатып та җибәрәләр. Сәламәтлек булсын да, күңел үсеп, эшләп торырга гына язсын!

Сафиуллиннар кебек тырыш гаиләләр булганда, авылның киләчәге дә өметле әле. Авылда төпләнеп калуларына һич кенә дә үкенми алар.

– 1993–1997 нче елларда Бакырчы авылында яшьләр шактый иде. Күбесе гаиләле булып, авылда төпләнеп тә калдылар. Нишләптер шәһәргә китү турында уйламадык та. Яшь гаиләләр рәхәтләнеп аралашып яшәдек, балаларыбыз да бергәләшеп уйнап үстеләр, – ди Рузилә Сафиуллина. – Кызганыч, хәзер заманалар башка. Яшьләр дә авылда калырга атлыгып тормый. Эш юк бит, аларны да аңлап була. Ә авыл язмышы – яшьләр кулында. Нинди генә авыл булмасын, кечкенәме ул, зурмы – мәктәпне, балалар бакчаларын саклап калырга кирәк.  Шул вакытта авыл яшәр.

Мал яшәтә

Яшьләр авылда калмый, дип күпме генә зарлансак та, Бакырчыда ул яктан хәлләр алай ук мөшкел түгел әле. Авылда төпләнеп калган яшьләр шактый. Аларның күбесе Казанга йөреп эшли, «Кызыл Шәрык» ширкәтендә эшләүчеләр дә шактый.

Бакырчыга тугры калган иң яшь пар – Зәринә һәм Илфат Хафизовлар да «Кызыл Шәрык»та эшләгәндә танышкан. Бер елдан кавышып та куя алар. Бүген инде Зәринә белән Илфат  өч бала үстерә. Игезәкләре быел мәктәпкә укырга кергән. Күптән түгел яшь гаилә, күптәнге хыялын чынга ашырып, башка чыккан.

– Бер ел элек йорт сатып алдык, тирә-юнебезне яңарттык. Мал асрарга яңа абзар салдык. Бүген шунда биш үгез, тавык-чебеш, үрдәкләр асрыйбыз. Авыл җирендә мал асрамыйча гына тормыш алып барып булмый. Әле «Яшь гаилә» программасы буенча чиратта да торабыз. Менә шулай кулдан килгәнчә тырышып, хыялларны акрынлап тормышка ашырып яткан мәлебез, – ди Зәринә тыйнак кына. – Авылда төпләнеп калуыбызга үкенмибез. Тырыш булсаң, бүген авылда да менә дигән итеп яшәп була. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Кешенең ничек яшәве бары тик үзеннән генә тора.

Бакырчы уңганнары

Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен, авыл халкына  күз салу да җитә. Бакырчыда кем белән генә сөйләшмә – барысының да ниндидер өстәмә эше, мавыгуы бар. «Булмый инде», – дип зарланып, кемнеңдер китереп биргәнен көтеп утырмый алар. Юкны да барга әйләндерергә тырыша. Авыл халкының әнә шул сыйфаты аеруча сокландырды безне.

Газеталар турында сөйләшеп утырганда, сүз ара сүз китеп, авылның почтальоны Гөлназ Сәгъдиеваның  кул эшенә дә маһир икәнен белеп алдык. Баштарак чәчкә куя торган резинка, заколкалар, алмаз мозаикасыннан матур картиналар ясау белән мавыккан ул. Соңгы арада өендә келәм тукый башлаган.

– Шулай беркөнне социаль челтәрләрнең берсендә келәм тукый торган җайланма ясарга өйрәткән видео күреп алдым. Моның бер авырлыгы да юк бит дип, ул җиһазны агачтан җыеп та куйдым. Хәзер шунда калдык-постык җеп, тукыма кисәкләреннән кич утырып келәм тукыйм, – ди Гөлназ Сәгъдиева.

Элегрәк күңел өчен башкарылган бу эшләре хәзер Гөлназ ханымга тынычлану чарасы да булып тора. Махсус хәрби операциягә эләккән улы өчен ут йотуын яраткан кул эшләре ярдәмендә аз булса да басарга тырыша ул.

Төп эшеннән бушаган арада торт, пирожныйлар пешерүче Ләйсән Салихова, берсеннән-берсе матур чәчәк үсентеләре әзерләп сатучы, төрле материаллардан ясалма чәчәкләр ясаучы Гөлфирә Борһанова да бу эшләрне, иң беренче чиратта, күңел өчен эшләүләрен яшерми.

Бакырчының тагын бер уңган кызы Зөһрә Сәлахиеваны исә күпләр кабартма пешерү остасы буларак белә. Мәрхүм Хәдичә кодагые өйрәтеп калдырган эшне кәсепкә әйләндергән ул. Баштарак гаиләсе, туганнары өчен генә пешерсә, соңрак заказлар да килә башлый. Тәмле ризыкның даны тиз тарала бит!

– Шундый осталыкка өйрәтеп калдырганы өчен Хәдичә кодагыема атлаган саен рәхмәт укыйм. Заказларны күбрәк ял көннәрендә алам. Бер пешергәндә иң күбе 120 кабартма әзерләгәнем бар. Соңгы арада 50–60тан артмый. Бер кабартманы 30 сумнан сатам. Кабартма камырын әзерләгәндә пычак та, кашык та кертмим. Барысын да кул белән генә эшлим. Бер табага 7 кабартма салам. Аларның ябышканын яратмыйм. Кабартманың бар матурлыгы да шунда. Пешеп чыккач, аларны кешегә суынгач кына бирәм. Юкса сытыла, формасын югалта, – ди Зөһрә ханым.

Тәмле кабартма пешерү серләрен безгә дә җиткерде ул:

Аны әзерләү өчен 3 стакан сөт, 1 стакан май (ниндие дә ярый), ярты стаканнан артык шикәр комы, бер чәй кашыгы өеп тоз, 7 йомырка, бер кап «Люкс» чүпрәсе кирәк булачак. Шуларның барысын бергә кушып, кулга ябышмый башлаганчы йомшак итеп кенә камыр басарга кирәк. Бер порциядән 40 кабартма килеп чыга. Кечерәк ясасаң, 50не дә чыгарып була.

Бакырчыда ак яулыклы әбиләр дә яшьләрдән калышмый. Фирдәүсә апа Борһаниева күп еллардан бирле как ясый икән әнә. Алмадан гына түгел, хәтта помидордан да как коя ул.

– Быел җәй как ясау өчен бигрәк тә яхшы килде бит. Аны тигез түбәгә куеп киптерәм. Сигез-тугыз табаны шунда менгереп куябыз. Кояш булмаганда, духовкада киптереп алам. Помидор кушып ясаган какны аеруча яратабыз. 10 литрлы кәстрүлгә алма тутырам да өстенә, зурлыгына карап, 5–10 помидор турап салам. Пешеп чыккач, блендер белән изәм дә, бераз шикәр комы салып, майланган табаларга салам. Бу эштә Хәниф картым да булыша, – ди Фирдәүсә апа.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү