Чын бәхет ни икән? Рәшит Фәтхрахманов уйланулары

«Ватсап» төркемнәренең берсендә берәү: «Бәхет ул – тән сәламәтлеге», – дип язып куйды. Мондый раслау белән килешеп үк бетәсе килмәде. «Бай һәм таза-сау кешеләрнең үз-үзләренә кул салуларын ничек аңлатасыз?» – дип эндәштем. Җавап кыска булды: «Алар – рәхәтлеккә чыдый алмаучылар». Укучылар дөрес аңласын: автор һич кенә дә тән сәламәтлегенә тискәре бәя бирергә җыенмый. Каты авыру, бигрәк тә дәвалауга бирешми торган чир булса, чынлап та, күпчелек очракта кешене үзен бәхетсез итеп тоярга мәҗбүр итә. Әмма бар кешене дә түгел.

Сентябрьнең кояшлы һәм җылы көннәрендә бу юлларның авторы тирә-як авыллар буйлап сәяхәт итәргә гадәтләнде. Утыз-утыз биш километрлы радиуста педаль әйләндерде. Авылларның берсеннән узып барганда, юл кырыенда җирдән аз гына калкып торган ярты гәүдә арттан нидер кычкырып калгач, кире борылып килде. Тездән югарырак киселгән аяклар, бот сөягенә киертеп куелган зур аяк киеме. Кеше ял итәргә чыккан. Протез да юк, коляска да, аларның юклыгына кайгырмый да шикелле. Аңа аралашырга кеше кирәк, бары шул гына. Сөйләшеп киттек. Мин инде, билгеле, аякларын кайда югалтуын сорадым. Үз гаебе аркасында фаҗигагә тарыган икән, ике аягын да кисәргә туры килгән. Фаҗигасен ул, елмаеп, бер дә зарланмыйча сөйләп бирде. Кеше – гарип, әмма үзен бәхетсез тоймый. Кыска вакытлы әңгәмәдән шул аңлашыла иде.

Дүрт саны тулы килеш, байлыкка һәм дәрәҗәгә ирешкән кешеләрнең «рәхәткә чыдый алмыйча» үз-үзләренә кул салулары бәхет турындагы уйларны үзгәртергә мәҗбүр итә. Соңгы атналарда гына «Лукойл»ның тагын бер топ-менеджеры серле үлем белән үлеп китте. Аның турында, туктый алмыйча, кара янып эчкән дигән сүзләр күренгәләде. Бу компаниянең бишенчеме-алтынчымы менеджеры шулай гомерен кисәк төгәлләде инде. Америкадагы эре финанс холдингларының берсенең башкаручы директоры күптән түгел генә офис тәрәзәсеннән түбәнгә сикерде… Тапталган юлдан китү өчен гафу итегез, мин сөйләмәсәм дә, сәламәтлек, байлык, дан-дәрәҗә, абруйның бәхет чыганагы була алмавы турында мисалларны күп беләсез. Киресенчә, күпчелек очракларда алар бәхетсезлек ачкычына әвереләләр, монысы да күпләргә мәгълүм. Әмма кешеләр, бәхетле булабыз дип, инстинктив рәвештә барыбер шуларга омтыла.

Нәфес теләкләренә иярү кешене бәхетле итә алмый. Килешәм: фәкыйрьлек тә бәхет түгел. Ул да адәм баласын сагышка һәм хәсрәткә сала. Шуңа күрә кешеләр өстендә йөк булмаслык дәрәҗәдә иҗтиһат итәргә – тырышырга туры килә. Ибн әль-Каим нәрсә ди әле? «Сагыш-кайгы һәм мәшәкать баскан кешеләрнең зур күпчелеге – ялкаулар, аларның ни шатлыгы, ни бәхете юк, – ди. – Актив һәм эшләрендә тырышлык күрсәтүче кешеләрдә исә барысы да киресенчә».

Физик хәрәкәт һәм эшнең җанга да, тәнгә дә ләззәт бирүе – факт. Кул кушырып, берни дә эшләми тик яту – депрессиягә илтә торган нәрсә, бу да – билгеле әйбер. «Рәхәткә чыдый алмау» дигәндә нигездә без шуны күз алдында тотабыз. Дөнья малын һәм ризыгын максатка әверелдереп, шуңа омтылу да нәкъ шундый ук нәтиҗәгә китерә: кеше омтылганына ирешә, әмма үзен бәхетле тоя алмый. Яшәү өчен кирәкле матди нәрсәләрне максатка әйләндерү бәхетле итә алмый да, чөнки алар – яшәүнең чарасы гына. Ашау өчен яши башласа, кеше ризыкның тәмен тоймый башлый.

Югарыда сөйләгәннәрне мисал белән дәлиллик әле. Атаклы Һиндстан мультимиллиардеры, 291 миллиард долларлык байлык иясе Ратан Татка сүз бирик: «Мин чын бәхетнең ни икәнен аңлаганчы бәхетнең дүрт стадиясен үттем. Беренче адымым байлык һәм ресурслар туплау булды. Ләкин мин алардан теләгән бәхетемне ала алмадым. Икенче этап – затлы әйберләр җыю этабы килеп җитте. Ләкин аңладым: нәтиҗә – вакытлыча гына, кыйммәтле әйберләрнең ялтыравы озакка бармый. Аннан зур проектлар этабы башланды. Минем кулда Һиндстан һәм Африка нефть запасының 95 проценты иде. Мин Һиндстандагы һәм Африкадагы иң зур корыч кою заводы хуҗасы булдым. Бу да миңа үзем хыялланган бәхетне бирмәде, – дип сөйли ул. – Дүртенче этап дустымның гарип балаларга инвалид коляскасы сатып алуымны үтенгәч килеп җитте. Ике йөзләп шундый бала бар иде. Шунда ук коляскалар сатып алдым. Әмма дустым аларны үзем илтеп тапшыруны таләп итте. Әзерләндем дә киттем. Анда үз кулларым белән балаларга инвалид коляскалары бүләк иттем. Ул балаларның йөзендәге гаҗәеп бәхет нурларын күрдем. Аларның ничек үз коляскаларына утырып хәрәкәтләнүен һәм уйнауларын күрдем. Үземне эчтән бик бәхетле тойдым. Китәргә җыенгач, балаларның берсе аягымнан эләктереп алды. Мин аягымны акрын гына ычкындырмакчы булдым, әмма бала йөземә карады да аякларымны тагын да ныграк кысты. Иелеп баладан: «Сиңа тагын берәр нәрсә кирәкме әллә?» – дип сорадым. Баланың җавабы мине тетрәндереп кенә калмады, тормышка карашымны үзгәртте: «Мин синең йөзеңне Аллаһ катында күрешкәч тану һәм тагын бер тапкыр рәхмәт әйтү өчен хәтерләп калырга телим», – диде».

Хикәянең асылын аңлагансыздыр инде: адәм баласын бу дөньяда без уңыш дип санаган нәрсәләрнең берсе дә бәхетле итә алмый. Алар вакытлыча ләззәт бирергә мөмкин, әмма ләззәт тиз үтә. Чын бәхет исә максаты мәңгелеккә юнәлдерелгән игелек кылганда гына килә. Иман әһелләре шуңа күрә пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең): «Бу дөнья мөселманнар өчен – зиндан, кяферләр өчен – җәннәт», – дигән сүзләрен истә тоталар. Ул сүзләрне Мисыр казые Хафиз ибн Хәҗәр менә ничек шәрехли. Көннәрдән бер көнне Хафиз ибн Хәҗәр затлы киемнәрдән базар буйлап атлый икән. Сәләмә киемле бер яһүди аның качырының йөгәненнән тоткан һәм: «Әй, шәйхуль ислам! Син сезнең пәйгамбәрегез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Бу дөнья тормышы мөэминнәр өчен – зиндан, ә кяферләр өчен – җәннәт», – дип әйткән дисең. Бу кадәр зиннәттә булып, син ничек төрмәдә дә, мине син күргән хәлдә булып, мин ничек җәннәттә?» – дип сораган. Казый: «Минем хәзерге хәлем Аллаһ ахирәткә инанганнарга вәгъдә иткән җәннәт белән чагыштырганда төрмә кебек, ә синең хәзерге хәлең сине ахирәттә көткән газаплар белән чагыштырганда җәннәткә тиң», – дигән. Дөнья малы һәм сәламәтлек ахирәт уңышына илтерлек гамәлләр белән бизәлгәндә генә кешене бәхетле итә ала дигән нәтиҗә белән төгәллик язманы.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү