Капица формуласы: җәмгыять гипноз халәтеннән кайчан чыгар?

Берничә көн элек кенә «Россия» авиакомпаниясенең очышлар белән идарә итү үзәге директоры 58 яшьлек Андрей Перетны телефон алдакчылары 12 миллион сумга кәкре каенга терәттеләр. Катлаулы булмаган һәм тапталып беткән схема ярдәмендә.

Андрей Перетка билгесез бер кеше шалтырата һәм үзен полиция капитаны дип таныштыра. «Капитан» соңгы вакытларда мошенниклык очраклары күп булуын искәртә. Зур компания директорының банк счетларында акчалары бар икән, хәзер аңа Үзәк банктан шалтыратып, шул акчаларны ничек итеп мошенниклардан саклап калырга өйрәтәчәкләрен әйтә. Чынлап та, озак та тормый 58 яшьлек сакаллы сабыйга бер кыз шалтырата һәм аның исеменнән 12 миллион сумлык кредитка гаризалар керүен әйтә. Мошенниклар шулай эшли, дип шик сала. Алардан котылуның бер генә юлы бар икән: үзең шул суммага кредит алып, «куркынычсыз» счетка салып кую. Теләсә кайсы уртакул мәктәп укучысы эшнең нидә икәнлеген төшенер иде бу очракта, әмма… Перет кушканны берсүзсез үти. Акчаның кая киткәнен аңлыйсыздыр инде.

Әле күптән түгел генә бер чиновник хатын хәрби комиссариатка ут төртеп азапланды. Шул гамәлне уңышлы башкарса, мошенниклар аңа урланган акчасын кайтарып бирергә вәгъдә иткән. Телефон алдакчылары тарафыннан шәрә кармакка каптырылган мокытлар арасында зур банкларның вице-президентлары, аларның киңәшчеләре, Россиянең идарәче элитасының балалары бар. Владимир Путин сүзчесе Песков әфәнде моннан бер елга якын элек үз кызының ничек итеп телефон гипнозы тәэсирендә банк счетындагы акчаларын югалтуы хакында сөйләгән иде.

Укучылар көтмәсен: автор һич кенә дә мошенниклар кулланган ысуллар һәм аларга ничек каршы тору турында язарга җыенмый. Ни өчен без, XXI гасыр кешеләре, шулай җиңел генә алдана торган беркатлыларга әверелдек, шул хакта бергәләп фикер йөртергә өнди ул. Югары белеме булган үз эшенең профессионаллары (арада доцент-профессорлар да бар) бик җиңел алданалар бит. Берничә минутлык телефон сөйләшүендә шулай җиңел туарылгач һәм ыштансыз калырлык дәрәҗәдә бөлүгә илтә торган гамәлләр кылгач, телевизор һәм интернет гипнозына ничек каршы торасың?! Ә бит миләр өчен, кешеләрнең рухын яулап алу өчен, Җир масштабында тарихта тиңсез көрәш бара һәм иң аянычы шул: бик уңышлы бара. Автор соңгы айларда югары белемле технарьлар, инженерлар, идарәнең югары һәм урта буынында эш йөрткән чиновниклар белән сөйләшә дә таң кала: балаларча беркатлылык, акның ак, караның кара икәненә ышандырып булмау, ә менә киресенчә, караны ак дип күрсәтүнең бик җиңел булуы белән очраша.

Ни өчен кешеләр шулай кискен үзгәрде? Сорау борчу тудыра, чөнки кешелек җәмгыяте, гипнозга алданып, зур фаҗигагә таба атлый. 12 миллион сумны гына түгел, миллиардларны да түгел, алардан күпкә кыйммәтрәк булган рухын югалту алдында тора. Бу хакта атаклы физик, 1973 елдан башлап Үзәк телевидениедән «Ап-ачык – акылга сыймаслык («Очевидное – невероятное») тапшыруын алып барган Сергей Капица, ачынып һәм әрнеп: «Җәмгыять берни дә күрми, чөнки аны тирән гипноз халәтендә тоталар. Халык беркайчан да хәзерге кебек караңгы хәлдә булмады», – дип әйткән иде. Массаларның транс халәтендә яшәүләренең сәбәбен галим берсеннән-берсе томанарак булган бетмәс сериалларда, бозык-оятсыз эстрадада, эчке аңга тәэсир итә торган агрессив фильмнарда күрә. Капица 2012 елда үлде инде. Үзеннән соңгы унъеллыкта массакүләм һәм масштаблы психозның ни дәрәҗәгә җитүен күрә алса, кабереннән сикереп торыр иде, мөгаен. Асылда җәмгыять, гипзонланган куян кебек, буар елан авызына кереп бара.

Автор шушы урында якын киләчәкне фаразлаудан туктый һәм массакүләм сәнгатьнең безнең аңнарга ясаган агулы тәэсире турында сөйләшүгә күчә. Элекке совет кешеләре онытып ук бетермәгәндер: бездә кайчандыр китап культы бар иде. Юк, арзанлы детективлар, бозыклык маҗаралары сурәтләнгән романнар түгел, фәсәфи эчтәлекле классик әдәбият абруйлы булды. Технарьлар да, гуманитарийлар да, сыер савучылар һәм профессорлар да матур әдәбиятны ябырылып укыды. Дөнья масштабында да бар иде андый шаукым. Әхлаклы нәфис прозаның, фәлсәфи шигъриятнең үз бәяләүчеләре җитәрлек күп иде. Автор саннар китереп тормый. Бер генә нәрсәне искәртә: инженерлар һәм табиблар укып кына калмый, үзләре дә иҗат итә иде. Профессиональ иҗатка килеп танылу казанучылар арасында филологлар гына түгел, төрле профессия вәкилләре байтак булды. Әмма беркөнне кисәк кенә либераллык дигән идеология капитализм белән бергә ишекләрдән бәреп керде дә идеаллар бер мизгелдә алышынды: кичә генә матбугат бумы иде – ул туктады, матур әдәбият тиражлары уннарча һәм йөзләрчә тапкыр кимеде, артистлар сәхнәдә ниләр генә кыланмады. Чын сәнгатьне бәяләүчеләр бетте диярлек. Интернетка сылтамыйк, дөнья пәрәвезе юк иде әле ул елларда.

Кайчандыр чын әдәбиятны бәяләүчеләр хәтта Голливуд йолдызлары арасында да бар иде. Әле капиталистик дөнья либераллык сазлыгына хәзерге дәрәҗәдә үк төшеп батмаган чакта, мәшһүр немец һәм америкалы актриса, популяр җырчы Марлен Дитрих Мәскәүгә гастрольгә килә. 1964 ел, коммунизм юлбашчылары буржуаз сәнгать легендасына әверелгән хатыннан СССРда нәрсәне күрергә теләвен сорыйлар. Кремльгә алып барсыннармы, Мавзолейны күрсәтсеннәрме, Зур театрга кертсеннәрме янәсе. «Мин Паустовский белән танышыр идем, – ди ул. – Бу – минем күптәнге хыялым». Язучының «Телегерамма» хикәясен укыганнан бирле, авторы белән күрешәсе килеп яшәгән икән. Авыру әдипне табып, дөнья йолдызы янына китерәләр һәм Марлен Дитрих аның алдына килеп тезләнә, кулыннан үбә, аны битенә тидерә, күзләреннән исә яшь ага. Хөрмәтле укучы, әгәр син бу тарихны белмәгән булсаң, «Телеграмма» хикәясенә реклама укыдым дип аңла. Анда бернинди кискен сюжет та, динамик вакыйгалар да юк, кеше җаны бар… Менә шундый әдәбият бәяләнә иде кайчандыр. Хәзер аның бәясе бик төште инде. Арзанлы сюжетлар мәйданга чыкты. Яхшы әдәби әсәр исә уйландыра да, хисләндерә дә. Акылга һәм йөрәккә шифалы тәэсир ясый. Хәер, хикәя укыдың да җиңел генә яхшы якка үзгәрдең дигән сүз түгел әле бу. Изгелеккә ирешү тырышлык таләп итә. Түбәнгә төшү генә җиңел ул, югары күтәрелү бик катлаулы. Әмма шулай да йоклаган намус уяна, вөҗдан, ваемсызлык сазлыгыннан чыгып, баш калкыта.

Болар барысы да максатчан рәвештә артка чигерелде. Бу язманы әзерләр алдыннан мин хәзерге заманның иң популяр рәссамнары иҗаты белән кыскача гына таныштым. Георг Базелиц дигән атаклы немец рәссамы бар икән, мәсәлән. Картиналары бик югары бәяләнә. Аны неоэкспрессионизм остасы дип тә атыйлар. Беләм инде: укучыларның күбесе «экспрессионизм», «модернизм» дигән терминнар белән бик үк таныш түгел. Сәнгатькә тилерү элементы килеп керү дип аңлатыр идем мин аларның асылын. Алларына нео-, пост- дигән алкушымча өстәлсә, тилерү масштабы берничә тапкыр артуны аңлата. Базелиц картиналарын гади авыл кешесенә күрсәтсәң, балта белән юнып ясалган дигән бәя бирер иде. Әмма аның сәнгатенең «бөек»леге анда гына түгел. Аның картиналары асны өскә әйләндереп ясалган, бөтен кыйммәте шунда һәм әхлаксызлыкта. Марлен Детрих СССРга килгән елларда Базелицның картиналары Көнбатышта да әхлаксызлыкта гаепләнеп тыела, аны хәтта судка бирәләр. Хәзер ул – иҗаты югары бәяләнүче авторларның берсе. Яхшы итеп рекламаланса, хәзер рәссам пумаласыннан төшеп калган тапны да бөек картина дип миллионлаган долларга сатып була. Элекке совет кешеләренең генә түгел, Көнбатыш массаларының да әхлагы, сәнгатьне аңлавы-бәяләве шулай үзгәрде. Җәмгыять, аркылы-торкылы сызыкларга мөкиббән китеп, күргәзмәләргә йөри икән, димәк, анда акылның яралгысы да калмаган дигән сүз. Гафу итегез, интеллект бар – акыл юк. Шулай булгач, язма башында искә алынган Андрей Перет дигән әфәнденең телефон алдакчыларына 12 миллион сум кредит алып бирүенә гаҗәпләнмик инде. Очышлар белән бик әйбәт идарә итә торгандыр ул, бәлки, әмма банктагы акчасы белән идарә итә алмый. Хәзерге дөньядан акылның, юылып, чүплеккә ташлануына байтак мисаллар әзерләгән идем, әмма газета мәйданы чикләнгән.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү