Мошенниклар санкциягә эләккән банк клиентларына акчаларын саклап калырга «ярдәм итә»

Оят та, иман да юк! Һәр нәрсәдән үзенә файда табу ягын караган мошенниклар бу көннәрдәге вазгыятьтән дә отып калырга тырыша. Хәзер алар санкциягә эләккән банк клиентларына акчаларын саклап калырга «ярдәм итә» башлаган.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Россиядәге банкларның күбесенә карата чикләүләр кертелде. Европа берлеге аларны SWIFT халыкара түләү системасыннан чыгарырга җыена. Кырыгалдарлар, әнә шушы яңалыкны  сәбәп итеп, санкциягә эләккән банк клиентларына шалтырата башлаган. Мошенниклар иң элек үз корбанын, бер мизгел эчендә акчаңны югалта аласың, дип куркытып куя. Аннары аңа булган акчасын тиз арада ышанычлы счетка күчерергә тәкъдим итә, ди белгечләр. «Телефоннан шалтыраткан шикле зат киңәше буенча беркая да акча күчерергә ярамый. Ышанычлы счет дигән төшенчә юк. Алар бу очракта үзләренең шәхси исәп-хисап счетын күздә тота. Шуңа күрә әгәр сезгә шундый гозер белән шалтыратсалар, тиз арада телефонны куярга кирәк. Акчагызга, дөрестән дә, куркыныч яныймы-юкмы икәнлекне исә банкка шалтыратып белешә аласыз. Сезгә кирәкле номер банкның рәсми сайтында яки банк картагызның арткы ягында күрсәтелгән», – диелә Үзәк банк хәбәрендә.

Ни кызганыч, мошенниклар тарафыннан алдануыбыз соңгы арада гадәти күренешкә әверелеп бара. Белә торып алданган очраклар да байтак. Саннар да шул хакта сөйли. Рәсми мәгълүматлардан аңлашылганча, Россиядә ел саен 400 меңләп кеше телефон аша эш итүче кырыгалдар корбаны була. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада көненә уртача 30 кеше телефон аша алдана. Әле соңгы бер атна эчендә генә дә кырыгалдарлар республика халкын 41,5 миллион сумга төп башына утырткан.

Психология фәннәре кандидаты Лилия Һадиева моны җәмгыятьтә елдан-ел көчәя барган киеренкелек, курку, билгесезлек «җимеше» дип саный.

– Халык ике елдан артык пандемия шартларында җитди чир ияртүдән, үлем-китемнән куркып яшәде. Бу көннәрдә җәмгыятьтә хөкем сөргән вазгыять бу хисләрне бермә-бер арттырды. Курку аңны томалый. Мондый хәлдә адәм баласы акылдан бигрәк, эмоцияләр белән эш итә. Даими рәвештә стресс, паника шартларында яшәгән кеше, ирексездән, читтән ярдәм көтә башлый. Шуңа күрә ярдәм тәкъдим итүче булса, аңа шундук ышана, ул әйткәннәрне киңәш итеп кабул итеп, төгәл үти башлый. Мошенникларның нәкъ менә шундый болганышлар вакытында аеруча активлашуы әнә шуның белән аңлатыла да инде, – ди белгеч. – Берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итәм. Мошенник – бик оста психолог. Ул кешедә ни рәвешле, нинди сүзләр белән ышаныч уятырга кирәклеген бик яхшы белә. Шуңа күрә еш кына аның алдакчы икәнен җиңел генә ачыклап та булмый. Шулай да аны «сата» торган берничә сыйфат бар. Әйтик, кырыгалдар еш кына кыска-кыска җөмләләр белән, бик тиз сөйли. Моны ул махсус кешенең аны-моны уйларга, анализларга вакыты булмасын өчен эшли. Аның күп кенә сүзләре боерык сыман яңгырый. Әгәр кеше озак уйлап торса, ул әйткәннәрне эшләүдән баш тартса, мошенник, ачудан тавыш күтәрергә, дорфа сөйләшергә дә мөмкин. Чын банк хезмәткәре үзен беркайчан да болай тотмаячак».

Шуңа күрә телефонга ят номер шалтыратса, аңа бөтенләй җавап бирмәвең хәерле. Сөйләшергә туры килгән очракта исә үзеңне тыныч тотарга, аларга берни аңлатмаска, акланмаска, дәлилләмәскә, бернинди вәгъдәләр бирмәскә кирәк, ди белгечләр. Мошенникның соравына сорау белән җавап бирергә, сөйләшкәндә «әйе», «юк» сүзләрен дә бөтенләй кулланмаска кирәк.

Ят номерга түгел, телефонга шалтыраткан таныш номерга да ышанмаслык чорда яшибез. Ник дигәндә, мошенниклар соңгы арада номер алмаштыру белән дә мавыга. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары Максим Костромин сүзләренә караганда, кырыгалдар, гадәттә, бер номердан шалтырата, ә кешегә ул теге яки бу орган, оешманың номеры булып күренә.

– Шуңа күрә телефон кырыгалдарлары корбаны булмас өчен иң элек 112 номерына яки «ышаныч телефоны»на шалтыратып, теге яки бу номер буенча кемнең шалтыратуын, ул сөйләгән сүзләрнең дөресме-юкмы икәнлеген белешергә кирәк. Шикле номерны шалтыратып тикшерергә уйлаган очракта, аңа телефон кенәгәсендә күренгән номерга басып кына түгел, ә шул ук саннарның һәркайсын яңабаштан җыеп шалтыратырга кирәк. Ник дигәндә, әзер номерга гына шалтыраткан очракта сез барыбер аның артына яшеренгән мошенник номерына шалтыратачаксыз, – ди Максим Костромин.

Телефон аша эш итүче мошенниклар корбаны булмас өчен хокук сакчылары тагын берничә кагыйдәне истә калдырырга киңәш итә. Беренчедән, банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, йә булмаса, акчаңны югалта аласың, дип куркытып шалтыратмый. Алар клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләр дә сорамый. Гомумән, үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез. Банк хезмәткәре башта кредит рәсмиләштереп, аннары шуны ниндидер билгесез счетларга күчерүне сорый икән – шулай ук шикләнергә җирлек бар. Сезгә чынлыкта кемнең шалтыратуын банкның «кайнар элемтәсе»нә шалтыратып белешегез. Аның номеры банк картасының арткы ягында күрсәтелә. Эчке эшләр органнарына да мөрәҗәгать итү комачауламас.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү