Кагыйдәләрне үтәгәндә, эпидемия мартта тәмамланырга мөмкин дип белдерәләр

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз кимегән. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Авыручыларның соңгы тапкыр артуы шушы елның гыйнварыннан башланды, 7 атна дәвамында шактый артты, көн саен дүрт мең очрак та, өч мең очрак та булды. Һәм хәзер, узган атна белән чагыштырганда, сигезенче атнадан азрак, 30 процентка, кимүне күрәбез», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина, кечкенә генә перспектива бар, дип өстәде. Covid-19дан саклануның барлык мәҗбүри чараларын үтәгәндә, март уртасы-март азагына эпидемия сезоны ахырына якынлаша, дип белдерде республиканың баш санитар табибы урынбасары,

«Һәм безгә кайбер чикләү чараларын җиңеләйтергә, киметергә мөмкин булачак», — диде ул.


Кагыйдәләрне үтәгәндә, эпидемия мартта тәмамланырга мөмкин дип белдерәләр” язмасына фикерләр

Фикер өстәү