Беркатлы булмагыз: кырыгалдарлар кармагына 30-50 яшьлек кешеләр күбрәк каба

Суга батучыны коткару – батучының үз эше, диләр. Прокуратура да шундый фикердә. Артык беркатлылар мошенниклар кармагына ешрак эләгә башлаган. Моңа коронавируска бәйле вазгыять тә азмы-күпме тәэсир иткән, билгеле. Бөтен тормыш электрон форматка күчте, ләбаса. Хөкүмәт йортында узган брифингта дистанцион мошенниклык корбаны булучыларның санын әйтеп кенә калмыйча, алардан саклану өчен кайбер киңәшләр дә бирделәр.

Интернет һәм мобиль кушымталар үсеше белән дистанцион караклык артуы күзәтелә, дип  искәртте Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков. Аның сүзләренчә, мондый төр җинаятьләр узган ел 4,5 мең булган. Аларның саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 45% ка арткан. Ә бу елның дүрт аенда гына да инде 2 мең мошенниклык очрагы теркәлгән. Банк карталарыннан һәм исәп-хисап счетларыннан урлау саны 60 процентка арткан. Әмма мондый төр җинаятьләрне ачыклау күрсәткече 10 проценттан да артмавын белдерде прокурор.

Беркатлы булмагыз. Профилактикадан, уртак тырышлыктан, уяулыктан башка бу проблеманы хәл итеп булмаячак. Җинаятьләр катлаулы. Шуңа күрә кешеләрне кармакка эләкмәскә өйрәтергә кирәк, чөнки мошенниклык — ул шундый җинаять, анда күп нәрсә башка як ихтыярыннан тора. Кешеләрнең алдаланырга теләүләре гаҗәпләндерә, ди Илдус Нәфыйков.

Ул китергән мәгълүмат буенча, атна саен мошенниклар 50 млн сумга кадәр акча урлый. Статистикага күз салсаң, дистанцион кырыгалдарларның йогынтысына 30-50 яшьлек кешеләр аеруча дучар. Шундый зыян күрүчеләр – 47 процент. Өлкән яшьтәгеләр дә алдана. Мондыйлар 13,9 процентны тәшкил итә.

Брифингта мондый җинаятьләрне кылуның кайбер схема һәм сәбәпләрен аңлаттылар. Кайбер хаталар кредит оешмалары, банкларның саксызлыгы аркасында да килеп чыга икән. Шуның берсе – элек банк картасына тоташтырылган абонент номерларын ачык куллануга кую һәм аларны интернет-банкинг хезмәтләренә тоташтыру. Икенче мисал: кәрәзле элемтә станцияләренең “игезәкләрен” булдыру. Абонентның шәхси мәгълүматы, шул исәптән акчага бәйле мәгълүматы да, караклар кулына эләгә. Банк вәкилләре исеменнән смс-хәбәрләр, шалтыратулар кебек алдау ысулларына да әле дә ышанабыз. Алар булачак корбаннарыннан банк картасына бәйле мәгълүматны сорый. Истә калдыру мөһим: банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларыннан мондый мәгълүматны сорамый! Фейк-сайтларга кереп тә алдану бик мөмкин. Андыйлар инде чын сайтларның адресларыннан берничә символга гына аерыла. Татарстан прокуроры сүзләренчә, көн саен Милли банк банк системаларына зыян китерү омтылышларын булдырмый кала.

Алдануның төп сәбәбе каңга сеңгән беркатлылык кына түгел, финанс яктан белемнәрнең сай булуы да. Брифингта катнашучылар халыкны бу юнәлештә күп нәрсәгә өйрәтергә кирәк икәнен искәртте. Шул ук пин-кодны да беркемгә дә әйтергә ярамаганны истән чыгармаска иде.

Брифингта журналистлар “Gafarov and Partners LTD” фондына бәйле сорауны да күтәрде. Чаллы эшкуары Эрик Гафаров һәм аның партнеры Владимир Сухоплюевны мошенниклыкта гаепләгәннәр иде. “Җинаять эше узган атнада кузгатылды һәм гражданнардан 36 мөрәҗәгать кабул ителде”, – дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Тимур Минушев. Асылда, зыян күрүчеләр күбрәк тә булуы мөмкин. Фонд тарафыннан халыкның акчаларын җәлеп итү өчен шактый катлаулы схемалар кулланылган. Илнең барлык төбәкләреннән дә мөрәҗәгатьләр артуы көтелә. Фонд эшчәнлегеннән килгән зыян 43 млн сумга җиткән.

Байлар да, баерга теләгәннәр дә елый: интернетта акча эшлим дип, ничек төп башына утырмаска?

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән дә күңелсез хәл килеп чыккан иде. Аның картасыннан акча урлаганнар иде. Бу акчаларын бер тәүлек эчендә кире кайтаруга иреште ул. “ВТ” хәбәрчесе брифинг катнашучыларыннан башкаларга да шулай тиз арада урланган байлыкларын кире кайтару өчен нишләргә дип сорашты.

Бу очракта киңәш бер генә: мошенниклар йогынтысына бирешмәскә. Мондый хәлгән калгансыз икән, тиз арада банкка хәбәр бирергә кирәк, банк һәр адымны күзәтеп бара, – Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары, Баш тикшерү идарәсе башлыгы Владимир Изаак. Тагын бер киңәш: якын-тирә банкоматта берәр операция башкару кирәк. Бу банк системасы “тарихы”на язылачак, сезнең дөрестән дә акчаларны кулланмавыгыз, картаны башка җирдә файдалануыгызны исбат итү җиңелрәк булачак.

САН

Дистанцион мошенниклык һәм урлаулар нинди юллар белән башкарыла?

  банк исәп-хисап счетына рөхсәтсез керүне булдырмауны сәбәп итеп банк хезмәткәре исеменнән хәбәрләр тарату, шалтырату – 30,1 процент;

  •  Интернет челтәрендә сатып алу һәм хезмәтләр түләгәндә акчаны салдыру – 17,5 процент;
  •  “Авито”, “Юла” кебек игълан сайтларында товар өчен алдан түләү кертү – 17,4 процент;
  •  Социаль челтәрләрдән һәм интернет-кибетләрдә әйбер сатып алу – 14, 6 процент;
  •  Хезмәт күрсәтү — 6,5 процент;
  •  Социаль челтәрләрдәге аккаунтлар ярдәмендә матди ярдәм күрсәтү – 4,4 процент;
  •  Өстәмә табыш алу – 3,3 процент;
  •  Кредит рәсмиләштерү – 3 процент;
  •  “Туганым бәлагә юлыкты” дигән хәбәр тарату – 2, 1 процент;
  •  Йөк ташу эшен гамәлгә ашыру – 0,7 процент;
  •  БАДлар өчен компенсация сорау – 0,4 процент.

Чулпан Гарифуллина


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү