«Сәерләр» авылында яшәүчеләр сәерме?

Узган елның көзендә без Биектау районының Гәр һәм Шемлән авыллары арасына килеп урнашкан кешеләр турында зур язма әзерләгән идек. Аларның үзләрен «Светлогорье» дип атап йөртүләре турында да хәбәр иттек. Биредә яшәүчеләрне кемдер «сәер кешеләр», кемдер «табигать балалары» дип йөртә, күрше-тирә авыл халкыннан хәтта «секта» дигән сүзләр дә ишеттек.


Мондый утарларның республикада берничә булуы турында да ишетеп белә идек. Һәм бу атнада Питрәч районына эш сәфәребез вакытында очраклы гына тагын шундый кешеләр төркеме белән танышып, аларның да яшәү рәвешен күреп кайттык.

Безгә аларны бераз «кыргыйрак» халык дип әйтсәләр дә, үзләре аралашырга ачык булып чыктылар. Ләкин алдан ук: «Безнең сектага бернинди дә катнашыбыз юк. Начарлык эзләп йөрсәгез, язып та тормагыз», – дип кисәттеләр. Без исә аларның тормышларын ничек бар – шулай яктыртабыз.

Утар Питрәч районының Ильинский авылыннан ерак булмаган җирдә урнашкан.  «Светлое» дип аталган хуҗалык Колай авыл җирлегенә карый. Биредә кайчандыр сөрелгән җирләр булган. Хәзер исә шактый куе урман барлыкка килгән. Ләкин алар янына барып җитү җиңел түгел.


Җәйге коры көндә машина белән ничек тә кереп була әле, ә менә яңгыр явып узса, хәрәкәт итү бермә-бер авырлаша. Кышын бөтенләй керерлек түгел икән. Ул чагында халык, машиналарын якындагы авылда калдырып, юлын кайсы –  чаңгыда, ә кайсы кар чанасында (снегоход) дәвам иттерә. Шунысы гаҗәпләндерде: күрше-тирә авылларда мондый утарның барлыгын белмиләр дә хәтта. Гомере буе шушы районда яшәүчеләр дә алар турында бөтенләй ишетмәүләрен, яки күптән түгел генә белүләрен әйтте. Биредәгеләр, чыннан да, чит-ятларны үз территорияләренә кертмиләр, чакырылмаган кунакларны яратмыйлар. Безнең кебекләрдән саклану өчен, керү юлларын шлагбаумнар белән ябып куйганнар.

Алар янына аюлар да килә

Анда 37 биләмәнең хуҗасы бар. Кемдер икешәрне сатып алган, ә кайсыларыдыр әлегә яшәми. Торучылар – 30лап гаилә. Ел әйләнәсе яшәүче бер гаилә бар. Калганнар исә кышын ялларда килеп йөриләр, җәйне биредә уздыралар. Без килгән көнне күпчелек халык Казанда эштә иде. Шуңа күрә кеше табып сөйләшер өчен, шактый гына эзләргә туры килде. Йортлар таралып урнашкан, ләкин Светлогорьедан аермалы буларак, биредә алар күбрәк һәм бер-берсенә якынрак. Бер хуҗа бер гектар җирне биләп тора. Һәр кешенең биләмәсе дүртпочмак рәвешендә икәнен чамаларга була. Участокларында бик күп эрбет агачы, наратлар үстерәләр. Алар хуҗаларга капка да, койма да булып тора. Сүз  дә юк, табигатьнең уянган мәле булгач, һәр тарафтан аңкып торган хуш исләрдән башлар әйләнә. Ылыслы агачларның яшь күркәләре күзне иркәли. Биредә табигать бик матур, әлбәттә.

Күпчелек кешенең йортлары бар. Ләкин теплицалар гына торган участоклар да берничә. Кемнәрдер вагон такталарыннан ясалган өйләрдә генә яши. Гадәти булмаган йортлар да күп монда. Тәлгать исемле кеше, мәсәлән, «йорт»ын баз рәвешендә җиргә казып ясаган. Үзе өйдә юк иде. Тәрәзә аша карагач, «йорт»та карават шәйләнде. Салам түбәле, эшләпә рәвешендәге өйләр дә күзгә ташланды. Моннан тыш, биредә яшәүчеләр барысы бергә җыелып, бәйрәмнәр, җыелышлар уздырыр өчен ике катлы йорт та салганнар.


Светлое хуҗалыгында эшмәкәрләр, укытучылар, төзүчеләр яши. Лаеклы ялда булучылар да күп. Араларында бер фирма директоры да бар. Монда матди хәлләре яхшы булганнар гына яши, дип уйлап ялгышырга кирәкми. Төрле категория бар. Хәллерәкләре йортлар, мунча, сарайлар торгызган. Алар яктылыкны – кояш һәм җилдән, суны чишмәдән алалар, өйләрен мич ягып җылыталар. Ит, сөт ризыклары ашамыйлар. Күбрәк балык, яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланалар. Умарта асрыйлар. Ике ел элек үзләрендә аю да «кунак» булып киткән икән. Ул чагында вакытыннан иртәрәк уянган җанвар урман читендә үк урнашкан умарта оясыннан кәрәзне алып кача.

«Җир уянып,чишмә бәреп чыкты»

Владимир Шушков – бирегә беренчеләрдән булып килеп урнашкан кеше. Ул – экология укытучысы. Казанның бер мәктәбендә экология буенча түгәрәкләр алып бара. Пәнҗешәмбегә кадәр дәресләр бирә, аннан соң гаиләсе белән утарга кайта. Алар үзләрен нәселдән нәселгә кала торган утар (родовое поместье) булдыручылар дип йөртә.

Владимир әйтүенчә, мондый яшәү рәвешенә һәр кеше төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, төрле максатлардан килә. Беренчедән, саф һава, чиста су. Табигать белән гармониядә яши башлагач, күпләрнең сәламәтлеге яхшырган. Икенчедән, алар ата-бабаларына якынаюларын, нәсел турында мәгълүматлар җыюларын әйтә.

– Безнең ата-бабаларыбыз шундый утарларда яшәгән. Мин үзем дә, әти-әниләрем дә – бакчачылар. Дөрес, авылда да яшәргә булыр иде. Ләкин анда бераз башка төрлерәк халык яши. Без бер-беребезне аңлап бетермибез, – диде ул, «Ни өчен авылда гына яшәмисез?» дигән соравыбызга каршы.


Владимир биредә хатыны белән яши. Ике кызлары бар. Берсе гаиләсе белән Петербургта икән. Узган ел көзен кунак булып, гөмбә җыеп киткәннәр. Икенче кызлары Казанда тора. Алар да әти-әниләрендә еш кунак була икән.

Аның әйтүенчә, Россиядә мондый утарларның саны 400гә җитә, ә Татарстанда унбишләп хуҗалык бар.

– 2000 елда без «Эрбет йорты» дип аталган укучылар клубы оештырдык. Шул клубтан республиканың төрле почмакларында алты утар барлыкка килде. 2004 елда шушы җирләргә тап булдык, ләкин ике ел дәвамында без моны берничек тә рәсмиләштерә алмадык. Ул вакыт эчендә җирләрне сөрмәделәр, ә күпьеллык үлән генә чәчтеләр. Бу бик начар, «үлгән» кыр иде, биредә хәтта суалчаннар да юк иде. Хәзер моны күз алдына да китерү авыр, әлбәттә. Агачлар, куаклар утырттык. Эрбет агачлары – безнең төп горурлыгыбыз. Бездә хәтта әстерхан, кара, соры маньчжур чикләвеге дә үсә. Җир тиз арада үз хәленә кайтты. Каен, наратлар үсеп чыкты. Җиләкләр, төрле файдалы дару үләннәре, гөмбәләр күп үсә. Максатыбыз – сау-сәламәт ризык үстерү. Грунт сулары күтәрелеп, яңа чишмә бәреп чыкты. Без хәзер бик чиста, йомшак чишмә суы эчәбез. Аның сыйфатына хәтта белгечләр дә шаккатты. Моннан тыш, суны скважинадан да алабыз, – ди яңа танышыбыз.


Су азрак файдаланылсын өчен, алар яшелчәләрне артык күп утыртмый, ә бәрәңгене салам астында үстерә. Болай иткәндә дым азрак кирәк, диләр. Үзләреннән арткан яшелчәләрне, чикләвекләрне, дару үләннәрен, кырлыган һәм балны ярминкәләргә дә алып барып саталар әле.

Агачлар утыртып, җирне «уяткач», йортлар төзү мөмкинлеген дә карый башлыйлар. Иң элек салам түбәле күмәк йорт тергезәләр. Владимир әйтүенчә, салам панельле йорт бик җылы, явым-төшем, җил-бураннарга бирешми.

– Мин үземә саламлы түгәрәк йорт салам. Башта без кояш-җил энергиясе генә булыр дип уйлаган идек. Кышын энергия җитмәгәч, кайберәүләр быел баганалар сузып, ут кертергә теләде. Ләкин мин теләмим, чөнки аның организмга зыяны күп, – ди ул.

Владимир Шушков теплицасын кояш био-вегетарий технологиясе буенча эшләгән. Мондый ысул белән яшелчәләр иртәрәк өлгерергә һәм кышка кадәр үсәргә сәләтле.   


– Юллар начар, ләкин моның яхшы ягы да бар. Беренчедән, спорт. Кышын машиналарны Ильинскийда калдырабыз да утарга чаңгы белән керәбез. Бу да сәламәтлеккә файдага гына. Икенчедән, чит-ятлар килеп йөрмәскә дә яхшы, – ди ул.   

Владимир күпләп умарта тота. Аларны да мөмкин булганча табигатькә якын итеп үрчетә. Киләчәктә аэроапитерапия белән дә шөгыльләнмәкче була.

Светлое утарында балалар да үсә. Һәм бәбиләрен өйдә, мунчада гына табучылар да бар икән.


– Бу – һәркемнең үз теләге. Телиләр икән, бала тудыру йортына баралар. Ләкин өйдә туган балалар да сау-сәламәт. Аларга утарның үз акушеры булыша дип беләм, – ди Владимир.

Биредә яшәүчеләрнең шулай ук үзләренә генә хас бәйрәмнәре бар. Алар Кояш торгынлыгын, Уңыш бәйрәмен, Җир көнен, Нәсел утары фестивальләрен уздыралар. Монда төрле милләт вәкилләре яши. Күпчелеге руслар һәм татарлар. Казахлар да бар.

 

– Кеше табигать белән гармониядә яшәргә тиеш. Интернет аркылы бик зур зыян салына. Кибетләрдә сатыла торган җиләк-җимешләр дә нурланыш алган. Без, экология укытучылары, бу хакта укучыларга да аз-азлап мәгълүмат бирергә тырышабыз. Мин итне 2011 елдан бирле ашамыйм. Хатыным да сирәк кенә куллана. Күбрәк яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимешләр алабыз. Сәламәт, бәхетле тормыш өчен файдалы ризык кирәк. Һәм аны нәсел утарыннан алу яхшы, – ди.


Аның әйтүенчә, илдәге соңгы вакыйгалар уңаеннан, утар белән кызыксынучылар, биләмәне карарга килүчеләр саны бермә-бер аткан. «Халык «уяна» башлады, күзләре ачыла. Һәм без моңа бик шат кына», – ди яңа танышыбыз.   

Шәһәр халыкны үзенә «суыра»

Хуҗалык буйлап кеше эзләп йөргәндә, ара-тирә ишетелеп киткән тавык тавышы, мунча миченнән чыккан төтен исенә игътибар итеп, шул якка юнәлдек. Безне күреп, каршыбызга хуҗабикә Вера да чыкты. Ул биредә ире, кызы һәм оныгы белән яши икән. Бик матур йорт салганнар. Яхшы, сыйфатлы итеп җиткерелгән мунчалары, сарайлары бар. Теплицаларында кыяр, помидор үстерәләр. Үз биләмәләренә кишер, суган түтәлләре ясап куйганнар, чәчәкләр утыртканнар.

– Мин Казанда бухгалтер булып эшләдем. Хәзер пенсиягә чыккач, ара-тирә интернет аша гына эшлим, – диде ул. – Кышын ялларда киләбез, җәйне шушында уздырабыз. Бирегә 2004 елда килеп урнашкан идек. Бу шундый нык «җәфаланган», җаны алынган җирләр иде. Бернинди үлән әсәре дә күренмәде. Акрынлап аны дәваладык. Хәзер үзегез күрәсез: бөтен җир ямь-яшел үлән белән капланды. Ул вакытта бу хыял гына иде.


Вера фикеренчә, мондый тормышка бөтен кеше дә җайлаша алмый. Күпләр яраклашкан тормышларын калдырырга курка.

– Шәһәр кешене үзеннән җибәрми, – ди ул. – Әле ярый, балалар безне аңлады. Үзләре дә монда килеп ял итеп китә. Ә кемнәрнеңдер гаиләләре аңлап та бетермәскә мөмкин бит. Ләкин болай яшәүнең бер начарлыгы да юк. Табигатькә якынаю кешегә саулык һәм күңел тынычлыгы бирә.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү