Социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә өстәмә акча биреләчәк

Татарстанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре 21 апрельдән үзизоляция режимына күчерелде. Яңа коронавирусны кисәтү максатыннан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый әмер бирелде чөнки.

Хәзерге вакытта республика территориясендә 44 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы – социаль приютлар, акыл ягыннан зәгыйфь балалар өчен интернат-йортлар, психоневрология интернатлары, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, сукбайлар өчен социаль адаптация урыннары карантин шартларында эшли. Бу учреждениеләрдә барлыгы 5 027 кеше яши.
Үзизоляция чорында (ә ул якынча 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк) әлеге социаль учреждениеләр хезмәткәрләре дә шунда, ягъни эш урыннарында яшәргә мәҗбүр. Татарстанлыларны барлыгы 1 001 социаль тармак хезмәткәре карый. Аларга үзләренең тәрбиясендәгеләргә, тәүлек әйләнәсе социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү белән беррәттән, төрлечә ярдәм итәргә дә туры килә. Чөнки күбесе – аерым тәрбия таләп итүче өлкән яшьтәгеләр.
Россия Президенты Владимир Путин 11 май көнне илдәге санитария-эпидемиологик вәзгыять һәм халыкка ярдәм итүнең яңа чаралары турындагы чыгышында бүген социаль учреждениеләр хезмәткәрләренең бик зур нагрузка белән эшләвен басым ясап әйтте. Шуңа күрә алар өчен өч айга – 15 апрельдән 15 июльгә кадәр федераль үзәктән махсус өстәмә түләү кертелде.
Шулай итеп, социаль учреждениеләрдә эшләүче табибларга өстәмә түләү күләме ике атналык смена өчен 40 мең сум тәшкил итәчәк. Ә инде алар коронавирус йоктырган сырхауларга турыдан-туры ярдәм күрсәтсә, 60 мең сум өстәмә алачак.
Социаль һәм педагогик хезмәткәрләргә, урта медицина персоналына 25әр мең сум күләмендә, коронавирустан авыручылар белән эшләгәндә – 35 мең сум күләмендә өстәмә күздә тотылган. Кече персоналга өстәмә түләү күләме – 15 һәм 20 мең сум, техник персоналга – 10 һәм 15 мең сум тәшкил итә.


Фикер өстәү