Сабырлык сыналган чак: Татарстан үзизоляция режимына күчә

Өлкәннәргә генә түгел, барыбызга да кагыла. Татарстанда 30 марттан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Бу хакта карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Чикләүләр тагын да артачак дигән сүз.

Мәскәү дә шундый ук режимда. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин мондый кагыйдәләрне барлык төбәкләргә дә кертергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева укыды. Өйдән нинди очракта гына чыгачакбыз? Бу хакта шушы ике көндә билгеле булачак. Эшкә бару өчен дә махсус белешмә кирәк булачак. Мондый хокук Россия Президенты Владимир Путин Указында күрсәтелгән оешма һәм предприятие хезмәткәрләренә биреләчәк. Бу өзлексез эшләүче оешмалар, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек сату кибетләре, даруханә хезмәткәрләренә кагыла. Изоляция Россиядә эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы дәвам итәчәк.
– Бу – безнең өчен катгыйрак чара. Әмма үзизоляция режимы – вирус йоктыруны булдырмый калуның иң яхшы ысулы, – диде Ләйлә Фазлыева.

Карантин атнасы карантин өчен бирелә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, изоляция кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне Роспотребнадзор һәм хокук саклау органнары, полиция хезмәткәрләре тоткарлаячак. Росгвардия хезмәтен дә җәлеп итү көтелә.

– Эчке эшләр идарәсе Роспотребнадзор белән берлектә рейдлар оештырачак. Алар кешеләрне фатирдан чыгу белән тикшерәчәк. Чыгуның дөрестән дә кирәк булуын исбатлый алучыга сораулар булмаячак. Бер сәбәпсез чыга икән, штраф каралган, – дип аңлатты Марина Патяшина. Җәзаның бәясе – 100 сумнан 500 сумга кадәр.

Штраф күләмен азсынырга кирәкми. Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, саннарның да түгәрәкләнеп, катгыйлануы ихтимал. “Штрафлар бермә-бер артыграк булачак. Әгәр дә режимны сакламаган кеше аркасында чир йоктыручы яисә үлүче булса, җаваплылыкка тарту каралган”, – дип искәртте вице-премьер. Россия хөкүмәте дә катгый штрафлар турында кисәтте.

Марина Патяшина республикадан читкә чыкмаска киңәш итте. Аеруча Мәскәү һәм Санкт-Петербургка бармаска. Аның сүзләренчә, хәзер анда коронавируска бәйле вазгыять бик үк тотрыклы түгел. Бу шәһәрләрдән безгә килүчеләрне дә катгый тикшерү көтә.

Шәһәрдәге җәмәгать транспорты үз эшен туктатмаячак, әмма аның санын киметәчәкләр. Такси да хезмәт күрсәтүен дәвам иттерәчәк. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренчә, 1 апрельдә районара пассажир һәм багаж ташу эше туктатылачак. Электричка эшенә дә үзгәрешләр керәчәк. Бүгенгә әле транспорт үз режимында эшләячәк.

Шәхси транспортта йөрүчеләргә нишләргә? Бу очракта да эш буенчамы яки үзең өчен генә йөрүеңме – аера һәм исбатлый алырга кирәк булачак. Эш буенча автомобильдә йөрү өчен белешмә аласы.

Районнарда медицина битлекләрен тегү эшен җәелдереп җибәрәчәкләр. Шушы арада кибет, даруханә киштәләрендә антисептик, медицина битлекләре дә күренәчәк дип ышандырдылар. Хроник, онкологик авырулары булган кешеләргә игътибар зур. Аларга медицина ярдәме һичшиксез күрсәтеләчәк. Шушы көннәрдә кабул ителәчәк регламентта хезмәт күрсәтү процедурасы язылган булачак дип аңлаттылар.

Ләйлә Фазлыева элегрәк кабул ителгән чикләүләрне дә искә төшерде. 21 марттан республика территориясендә 20 кешедән артык катнашучы булган спорт, мәдәни һәм башка төр чараларны уздыру, кальян кебек хезмәтләр туктатылды. Җитәкчелек тарафыннан спорт үзәкләре, бассейн, фитнес-үзәкләр, кинотеатр, клуб, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка төр оешмаларның эшчәнлегенә чикләү кертелде. 28 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда кафе-ресторан, матурлык салоны, эре сәүдә үзәкләре эше туктатылды. Җәмәгать туклануы урыннары кешеләргә хезмәтне дистанцион, китереп бирү хезмәте аша күрсәтәчәк.

Изоляциядә шәһәрдән читтә дә утырырга мөмкин. Хәзер күпләрнең дачаларына бара торган чоры. Әмма җитәкчелек кабат искәртә: күреләсе чикләүләр, карантин – дуслар белән җыелып, ял итеп утыру өчен сәбәп түгел.
Ләйлә Фазлыева халыкны җаваплы булырга чакырды.
– Без ирекле хәрәкәтләнергә, аралашырга күнеккән. Тик хәзер илебез, республикабыз өчен мөһим, җитди вакыт килеп җитте. Бу – безнең рух ныклыгын, сабырлыкны сынау. Азрак контактка керсәк, вирусны җиңеп чыга алырбыз. Моның мөмкин кадәр тизрәк буласына ышанам. Барысы да бездән тора. Бу – һәркемнең җаваплылыгы, – диде ул.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә коронавирус йоктырган 1836 кеше теркәлгән. Татарстанда – 14 очрак. Авыруларның берсе, дәваланып, хастаханәдән чыкты инде. Дөньяда исә коронавирусны йоктыручылар саны 664 608 кеше исәпләнә.

Чулпан Гарифуллина

Фото:  https://pixabay.com/


Фикер өстәү