Бәйрәмгә бүләк: Татарстанда күп балалы өч ана медаль белән бүләкләнәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә республикада өчен хатын-кызны «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләячәкләр.

Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Апас районы Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районы Лельвиж авылыннан Татьяна Сидорова, Тәтеш районы Киртәле авылыннан Татьяна Романова Татарстан Республикасының «Ана даны Материнская слава» медальләре белән бүләкләнәчәк.

Әлеге карар “Ватаным Татарстан” газетасында да басылып чыкты.

«Ана даны – Материнская слава» медале Татарстанда 1999 елда «гаиләгә һәм анага дәүләт ярдәме, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм ана-анага карата югары хөрмәт тәрбияләү максатларында» гамәлгә куелды. Медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.


Фикер өстәү