Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яшәүче күп балалы анага медаль бирү карарын имзалады

Әлмәттә яшәүче биш бала тәрбияләүче Анастасия Галимова «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый карар имзалады.

Герой анага бүләк «балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда казанышлары өчен» бирелә, диелә карарда.

Исегезгә төшерәбез, «Ана даны – Материнская слава» медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр бүләкләнә. Күп балалы ананы бүләк алуга тәкъдим иткән вакытта, аның балалар тәрбияләүгә карата булган намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына.

 


Фикер өстәү