Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медаленә ия булучы хатын-кызларны бүләкләде

Татарстан Президенты Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Ана даны» медаленә ия булган хатын-кызларны тантаналы рәвештә бүләкләде.

«Ана даны — Материнская слава» медаленә: Двинянинова Светлана Сергеевна (Әлмәт районы;) Зарипова Миләүшә Рәхимҗан кызы (Биектау районы); Гайфуллина Гөлнар Фәрсат кызы (Сарман районы) лаек булды.

«Кадерле хатын-кызларыбыз! Булганыгыз өчен рәхмәт. Һәрвакытта чибәр, матур булыгыз. Хатын-кыз, беренче чиратта, әни кеше. Әниләребез — тормышта иң яраткан кешебез. Оныкларыгыз, балаларыгыз, туганнарыгыз өчен сөенеп яшәвегезне телим, алар да Сезне сөендереп торсын, аларның бәрәкәтен, шатлыгын күрергә насыйп булсын. Без Сезнең алда баш иябез. Дөньялар гади генә түгел, тынычлык булуын телим», — диде котлавында Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены: Җаббарова Роза Шәрифулла кызына (Казан шәһәре), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Закирова Рузия Идиятулла кызына (Казан шәһәре), «Фидакарь хезмәт өчен» медале: Шиһабетдинова Татьяна Николаевнага (Казан шәһәре) тапшырылды.

Тантаналы чара «Яңа музыка» камера оркестры җитәкчесе Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр чыгышы белән дәвам итә.


Фикер өстәү