Аппарат киңәшмәсендә республика министрлары хатын-кызларны 8 Март белән котлап, җыр башкарды.
Министрларның һәркайсы куплеттан бер юлны башкарды, аннары барысы бергә җырның кушымтасын җырлады.
Республика министрлыклары башлыклары котлау чыгышы ахырында татар телендә 8 Март якты бәйрәмгә әйләнсен һәм бары тик яхшы хатирәләр генә калдырсын дип теләде. Аннан соң курсантлар чәчәк бәйләмнәре алып керде һәм барлык хатын-кызларга бүләк итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтә режимында киңәшмә уздырды.
https://youtu.be/Ap_M6Muw5-Q
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat